Чикләү бетте, чир китмәде

Чикләү бетте, чир китте… диясе түгел. Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар саны кабат үсә. Узган атна белән чагыштырып караганда, бу күрсәткеч 21 процентка җиткән. Штаммнар һөҗүме дәвам итә.

Билгеле булганча, Татарстан бу атнаны QR-кодсыз гына үткәрде. Чикләү чарасының бу төре гамәлдән чыгарылса да, әле башкаларыннан баш тарту турында уйларга иртәрәк, диләр.

– Төнге клуб, кафе-рестораннарның төнге эшчәнлеген рөхсәт итү турында сүз юк әле. Без эпидемиологик таләпләрне бозу очракларын ачыклау буенча даими эш алып барабыз. Узган атнада 88 очрак теркәлде. 313 мең сумга административ штраф салынды, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Битлек кию, сакланып йөрү комачау итмәс анысы. Шул исәптән вакцинация дә. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 2460617 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Бу – халыкның 80,77 проценты дигән сүз. 1925700 кеше прививканың икенче дозасын алган. Кабат вакцина ясатучылар саны –  243499 кеше.

Азрак, әмма җитдирәк авырыйлар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән хәзер чирләүчеләрне шулай тасвирлады. Сүз уңаеннан, узган тәүлектә коронавирус йоктырган 2545 кеше теркәлгән.

– Сырхаулар саны азаюга карамастан, чирне катлаулы кичерүчеләр күп. Табиблар да хастаханәгә уртача һәм авыр формада авыручыларның эләгүен әйтә. Шуңа күрә коронавирус юкка чыкты дип булмый әле, – диде министр урынбасары Владимир Жаворонков.

COVID янында грипп та бар бит әле. Әйтүләренә караганда, анысы инде чигенә. Авыручылар саны кими бара. «Узган атнада грипп белән авыручылар күрсәткече 31 процентка кимеде. Эпидемиологик сезон ахырына якынлаша дип әйтергә була», – дип ышандырды Любовь Авдонина.

Киләсе яңалык йөкле хатыннарга файдалы булыр. Журналистлар белән очрашуда билгеле булганча, бәби көткән хатын-кызларның сәламәтлеген хәзер «Связь» дип аталган махсус мобиль кушымта аша күзәтеп тору мөмкинлеге бар. Булачак әниләр медицина вәкилләренә үзләренең хәле турында мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына тапшыра алачак.

– ОРВИ билгеләрен ачыклау өлешендә хәбәрләр көтеп утырмас өчен, социаль челтәрләрдән файдаланырга һәм шулар аша гүзәл затларыбызның хәлләрен сорарга булдык, – ди бу җәһәттән Владимир Жаворонков.

Кушымтаның «атасы» Вадим Шитов әйтүенчә, «Связь»га 2 меңләп хатын-кыз кушылган инде.

– Алар кушымтада анкета тутыра, анда тән температурасы күрсәткече, өйдә авыручылар бармы-юкмы икәнен күрсәтә. Бу исә безгә, чир була калса, аны башлангыч стадиясендә үк ачыкларга, йөкле хатын-кызны вакытында белгечкә билгеләргә мөмкинлек бирә, – ди ул.

 


Фикер өстәү