Казанда ике транспортка бер билет белән йөреп була

Казанда 45 сумга бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Пересадочный МЭТ 45» дигән яңа тариф метро, трамвай һәм троллейбуста йөрү өчен билгеләнгән. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Айдар Абделхаков белдергәнчә, ике транспорт белән йөрергә, ягъни юл өчен ике тапкыр түләргә туры килүчеләргә акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Пассажирлар 45 сумлык билет алып, 45 минут эчендә, өстәмә түләмичә генә, бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утырырга мөмкин. Транспорт картасы белән түләгәндә бәя  – 17 процентка, банк картасы белән түләгәндә 25 процентка арзангарак төшә.

Тагын бер зур яңалык: Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, пилотсыз метро пәйда булачак. Аның проекты эшләнгән дә инде. Татарстан башкаласы метросының бик тә заманча булуы  электр поездларын машинисттан башка гына, автомат рәвештә йөртү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү