«Иң мөһиме – Ватанны ярату»: Россия Геройлары мәктәп укучылары белән очрашты

Белем көнендә Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда батырлык дәресләре үтте. Мәктәп укучылары белән Россия Геройлары Марат Алыков һәм Александр Борисевич аралашты.

Россия Герое, Әфган сугышында катнашкан очучы-сынаучы Марат Алыков кадет сыйныфы белән очрашты. Ул укучыларга яхшы укуларын теләде һәм армиядә хезмәт итү турында яхшылап уйларга киңәш итте.

– Армия – ул яшәү рәвеше, хәрби хезмәткә тулысынча бирелергә кирәк. Шуңа күрә бу аңлы сайлау булырга тиеш, – диде Россия Герое. – Сез яшьләр, әлбәттә, укудан тыш, башка нәрсәләр белән дә шөгыльләнергә телисез. Минем тормыш тәҗрибәмә ышаныгыз, белемнәрне яхшырак үзләштерсәгез, тормышыгыз җиңелрәк булачак. Әмма тормышта бернәрсә дә идеаль булмый. Сезгә җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Хаталар ясарга курыкмагыз. Иң мөһиме – ул хаталарны төзәтергә һәм киләчәктә аларны булдырмаска. Тормышыгызны очу белән бәйләсәгез, мин бәхетле булыр идем. Берәрегез очучы-сынаучы булса, икеләтә шат булырмын. Сез – безнең киләчәгебез. Сез әтиләребез һәм бабаларыбыз яулаган казанышларны саклап калырга тиешсез. Әгәр үзегездә максатчанлык, стресска каршы тору, яхшы физик әзерлек кебек сыйфатлар тәрбиялисез икән, сез һәр очрактан җиңүче булып чыгачаксыз. Экстремаль хәлләрдә барысын да салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән эш итәргә кирәк.

Александр Борисевич 11 нче сыйныф укучылары белән очрашуда Беренче Чечен кампаниясендә күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Мәктәпне тәмамлаганда мөһим карар кабул итү турында сөйләгәндә, ул хәрбиләр династиясен дәвам итмәгән улын мисал итеп китерде. «Үзең сайлаган юл – иң бәхетлесе», диде Россия Герое.

– Хәзерге вакытта Россиядә 614 герой исән, һәр көнне өстәлеп тора. «Алеша» танкы экипажындагы якташыгызны гына алыйк. Аның белән очрашканыбызга бик шатмын. Махсус хәрби операциядә Татарстан җиңүгә җитди өлеш кертә, – диде Александр Борисевич.

Ләйсән Сафина

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 

 

 


Фикер өстәү