Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе белән Казахстанга эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Аларны Нур-Солтан халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршылады.
Россия делегациясе халыкара финанс үзәгендә булыр һәм Казахстан коллегалары белән сөйләшүләрдә катнашыр дип планлаштырыла.