Рөстәм Миңнеханов Казахстанга сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга сәфәр кыла. Нур-Солтан аэропортында аны Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды.

Татарстан делегациясе составына, республика җитәкчесеннән тыш, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин керә.

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышу буенча берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган.


Фикер өстәү