Базарлар «Талибан»нан* түгел, ковидтан курка

Дөнья яңалыклары тасмасында алгы планда – талибларның (Россиядә тыелган экстремистик оешма вәкилләре) Кабулны алуы темасы. Гаитидагы зур җир тетрәү, дөньяның төрле почмакларындагы һәлакәтле су басулар онытылды.

Ислам тарафдарларының, җиңеп, хакимлеккә килүләре көнбатышлылар аңында шок һәм психоз уята. Бары тик Россиянең Кабулдагы илчесе генә вазгыятькә аек караш белән: «Мин Кабулны контрольгә алганнан соң беренче тәүлектән фикер йөртәм. Тәэсирләр әйбәт. Хәзер Кабулда хәл Әшраф Гани вакытындагыдан яхшырак», – дип белдерде. Вакытлар узган саен, Әфганстанга бәйле позитив артыр дип өметләник.

Дөньяның финанс базарлары да зур сәяси яңалыкка тыныч карады. Гадәттә андый вакыйгалар фонд базарында зур түнтәрелеш китереп чыгара. Инвесторлар (биржа спекулянтларын шулай атап йөртү гадәткә кергән бит инде) мәйданга яңа сәяси көчнең җиңүле килүендә хәвеф күрмәделәр. Хәтта Азия базарлары да  бу уңайдан тыныч калды. Дөрес, дүшәмбе көнне япон индексы Nikkei – 1,9 процентка, Австралиянең S&P/ASX биржасы – 0,4 процентка, Гонконгтагы Hang Seng индексы 0,8 процентка түбәнәйделәр. Әмма белгечләр, моның сәбәбе – Кабулдагы сәяси давыл түгел, пандемиянең яңа дулкыны, диләр. Тайвань, Сингапур, Индонезия биржалары да коронавирустан куркып түнгәннәр икән. Әфганстанда арткы ягына зур тибү алган Америка биржаларында исә тынлык, хәтта салмак кына күтәрелеш күзәтелә.

Ковид хәсрәте исә һаман да безгә бәяләрнең күтәрелүен, финанс базарларының түбәнәюен вәгъдә итә. Зур һәм коточкыч кризиска мәйдан әзерли, туфрак йомшарта, ягъни. Үткән атнада, пандемия котыру сәбәпле, Кытайның Чжэцзян провинциясендәге Нинбо-Чжоушань порты өлешчә ябылды. Бу аның товар үткәрү мөмкинлеген биштән бер өлешкә киметте, диләр. Май аенда Кытайның Янтъян терминалы шулай өч атнага ябылгач, глобаль диңгез йөк ташуында зур өзеклек пәйда булган иде. Аны без барыбыз да кесәләребез белән тойдык: йөк ташу тарифлары үсте, аларга ияреп, чимал бәяләре югарыга үрмәләде. Казан янында йорт төзүчеләр арматурага акча җиткерә алмыйлар икән, моны ковидның Кытай аша безгә китереп сугуы дип аңларга кирәк. Һәрхәлдә белгечләр безнең акчага бәйле хәсрәтне шулай аңлата. Импортлаучылар һәм экспортлаучылар товар ташуга үскән тарифларны бездән түләтә, диләр. Хәзер 12 метрлы бер контейнерны Кытайдан Америка ярына илтеп җиткерү 15,8 мең долларга төшә, ди. Бу пандемия башланган чорга караганда – 10 тапкыр, быелның июле белән чагыштырганда 50 процентка кыйммәтрәк икән.

Без югарыда телгә алган Нинбо-Чжоушань порты – йөк ташу буенча дөньяда өченче урында торучы терминал. Аның өлешчә генә туктап калуы да зур проблемалар тудыра. Хәзерге вакытта бушатуны яисә төяүне көтеп, контейнер йөртүче 350 кораб чиратта тора. Аларга 6 метрлы 2,4 миллион контейнер сыя. Бу дөнья портларындагы хаос 2022 елга да күчәчәк дигәнне аңлата. Димәк, бәяләр үсүдән туктамый.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com/ru

* Россиядә тыелган экстремистик оешма


Фикер өстәү