Миллиардлар шулай эшләнә: бәя күтәрелгәндә сатасың, төшкәндә аласың

Соңгы көннәрдә финанс базарларының яру пычкысы кебек бер өскә, бер аска йөреп торганын, доллар курсының сикереп уйнавын күрә торгансыздыр. Кемнәрдер бу уенда бик яхшы кул җылыта, кәгазьләр кыйммәтләнгәндә саталар, куыклар шиңеп, түнтәрелеш булгач, сатып алалар. Дөрес, моның өчен яшерен мәгълүматка – инсайдер хәбәрләренә ия булырга кирәк.

Күреп торасыздыр бит инде: биржа мәтәлчеге югары җитәкчелекнең белдерүләренә, гаскәрләрнең фронт сызыгына таба яисә кире якка хәрәкәтенә бәйле. Шуңа күрә биржа уеннарында май катламы булдырып симерим дисәң, югары сәяси җитәкчелек белән тыгыз элемтәң булу кирәк. Кара халык исә кыйммәтләнгәндә сатып алып, бәя төшә башлагач сатып, гел кәкре каен терәтә андый чакларда. «Төркем» психологиясе паникага бик тиз бирелүчән бит ул. Чын спекулянтлар исә алай кыланмый, алар биржа тетрәнүләрен үзләре китереп чыгара, сәяси уеннар белән идарә итәләр. Зур сәясәтчеләрнең украин кризисы кебек конфликтларны махсус оештырып, аннан мул дивидендлар, ягъни табыш алуы турында фикер еш ишетелә. Конфликт бар ул үзе, әмма ул ясалма каршылык, ул каршылыкны мәйданга чыгарып, зур сәясәтчеләр үзләренә сәяси очколар туплый һәм финанс дивидендлары сава. Ил җитәкчеләре белән тыгыз бәйләнгән олигархик капитал ияләре тиктомалдан гына акча яңгыры астында калмый бит. Кризис тирәнәйгән саен миллиардерлар хисабында акча арта.

Язганнарның буш сүзләр генә түгеллеген совет чоры тарихындагы бер кызыклы мисал белән дәлилләр идем мин. Дөресен генә әйткәндә, бу язманы 1992 елда Ельцин имза салган «Сәүдә иреге турында»гы указның утыз еллык юбилеена багышларга уйлаган идем. Моннан утыз ел элек базарга күчү турында карар кабул ителде, бәяләр иреккә җибәрелде, әмма кибет киштәләре һаман да шыр иде әле. Кремльдә ул чакта яхшы аңлыйлар: кыйммәт бәядән булса да товар, бигрәк тә азык-төлек пәйда булмаса, алданган халык баш күтәрергә мөмкин. Ул көннәрдә, имеш, хәзерге оборона министры Сергей Шойгу (ул чакта Гадәттән тыш хәлләр комитеты белән җитәкчелек итә): «Безгә халыкның стихияле баш күтәрүләре белән шөгыльләнүне тапшыруларыннан Ходай сакласын», – дип әйткән. «Сәүдә иреге турында»гы указга имза салыну белән, икенче көнне үк кулларына сигарет кабы, бәйләнгән оекбаш, хәтта аракы шешәсе тоткан халык урамга чыгып сәүдә итәргә кереште. Нәрсә белән сәүдә итсәң дә, кайда сәүдә итсәң дә, рөхсәт иде чөнки. Бары тик машина юлына гына чыгып басма. Инженерлар, укытучылар, фән докторлары берничә көн эчендә «торгаш»ларга һәм спекулянтларга әйләнде. Шул чакта спекулянт сүзен алыпсатар дип татарчага аудардылар. Әмма бу сүзләр синонимнар түгел үзе. «Скупить» дигән сүздән алынган спекулянт сүзе колоритлырак һәм нечкәрәк мәгънәләргә ия ул. Спекулянт булу өчен бер җирдән сатып алып, икенче урынга илтеп сату гына җитми, комсыз рәвештә зур табыш алу өчен шартлар тудырырга яисә тормыш алга китереп куйган шартларны оста файдалана белергә кирәк. Ә товар ташып, аларга бәя өстәп сатучылар – сәүдәгәрләр алар, алыпсатар шул сүзнең ясалма бер неологизмы гына. Менә күз алдына китерегез: сәүдәгәрләр булмаса, иртәгә үк кытлык һәм ачлык башланачак. Спекулянт исә – менә шул кытлыкны, булдыра алса, ачлыкны ук оештырып, гигант табышлар алу белән шөгыльләнүче. Коронавирус пандемиясе башлануга, менә шул спекулянтлар мәйданга чыкты да инде, күп кенә товарларга бәянең ике-биш тапкыр артуы – шуларның вазгыятьне файдалануы һәм формалаштыруы нәтиҗәсе дә.

Спекуляция исә совет чорында бик киң таралган иде, чөнки кытлык бар, сорыкорт катлау шундый шартларда вирус кебек үрчи дә инде ул. Бу юлларның авторы яшьләргә гел әйтә: совет чорында бай булу өчен мөмкинлекләр зуррак иде, аны совет кешеләре файдалана гына белмәде. Законны бозмыйча да әллә никадәр зур акчалар эшләп була иде ул чакта. Ышанмасагыз, татар совет классик язучысы Әмирхан Еникинең «Әзер хикәя» дигән хикәясен укып карагыз. Язгы якта терлекләргә ашатырга бер уч печәне, фуражы булмаган колхоз председателенең берничә көн эчендә уңышлы алыш-биреш итеп (бернинди товары булмаган килеш), хуҗалык кассасына утыз биш мең сум акча (иске совет акчасы белән гаҗәп зур сумма) эшләп алуы һәм терлек азыгы да юнәтүе турында ул хикәя. Әмма хосусый сәүдә нык тыелган иде ул чакта. Оренбург өлкәсенә барып кәҗә мамыгы алып кайтып саткан өчен хөкем ителгән авылдашлары, свитер саткан өчен вуздан куылган курсташлары бар иде бу юллар авторының. Совет кешесе андый сәүдәгәрләрне күралмый һәм спекулянтлар дип атый иде.

Чын спекулянтлар да очраштыргалый иде ул чакта. Шуларның технологиясе хәзерге биржа спекуляцияләрендә кулланыла да инде. Александр Панкратов-Черный атлы актер һәм кинорежиссер бар бит әле. Шул яшьлектә оештырган бер спекуляция турында сөйлим сезгә. ВГИКта укыганда 38 сум стипендия алып, 500 сумга җиткән бурычка батуы хакында искә ала ул. Шул чакта совет илендә бәллүргә бәя кискен күтәреләчәге хакында имеш-мимешләр тарала. Булачак артист һәм режиссер Белоногов дигән икенче бер талант белән бергәләп зур бер махинация оештырып ташлыйлар икесе шул чакта. Алар курсташ кызларны һәм егетләрне ЗАГСка ялган гариза язарга күндерәләр. Шундый гаризаң булса, Никахлашу сараена чакыру кәгазе эшләтеп була. Шул кәгазь белән прокатка бәллүр савыт-саба алып тору мөмкинлеге туа. Әле тагын арзанга алтын балдаклар да ала аласың. Егетләр беренче мөмкинлектән файдаланалар. Прокат пунктына барып, туйга дип күп итеп бәллүр савытлар җыялар һәм бер грузинга аларның бәясен алты тапкыр арттырып саталар. Ун сумлык фужер өчен теге алтмыш сум түли. Прокат пунктына грузин алмаган савыт-саба гына кире илтелә. «Калганнары туйда ватылды», – дип акланалар һәм сервизларның үзкыйммәтен генә каплата торган тиенлек штрафлар түлиләр. Бер атна эчендә берничә мең сум акча эшләп алуларын әйтә артист, әҗәтләрне түләгәч, курсташларга җылы пальто, аяк киемнәре сатып алуларын, акчаның хәтта мотоциклга да җитәрлек калуын искә ала. Акчаны эчеп бетерү сәбәпле, соңгысы алынмый кала, билгеле. Совет чоры өчен баш китәрлек җинаять инде бу афера. Егетләргә җинаять эше ачыла. Әмма боларга бәхет елмая. Атаклы совет режиссеры, Сталин һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты Борис Волчек илнең эчке эшләр министры Щелоковка (алар дуслар булалар) шалтыратып, булачак даһиларны коткарып кала.

Хәзерге биржа сәүдәсендә дә менә шундый бәллүр сату ысулларына охшаган технологияләр кулланыла. Биредә, әлбәттә, иң мөһиме бәянең кайчан күпмегә күтәреләчәге, күпмегә төшәчәге турында мәгълүматка ия булу. Бу исә югары җитәкчелеккә якын торганда гына мөмкин. Миллиардлар шулай эшләнә: бәя күтәрелгәндә сатасың, төшкәндә аласың. Лондонда тиктомалдан гына украин конфликтына бәйле рәвештә олигархларның малын конфискацияләү белән янамыйлар бит. Конфликтлар һәм кризислар зур капитал ияләре мәнфәгатендә оештырыла һәм алар бөтен дөнья халыклары бөлгенлеккә төшкәндә мал арттыралар. Бу хәзерге глобаль капитализм өчен табигый һәм законлы булып санала. Аның өчен хөкем итмиләр.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү