Татарстан «Пушкин картасы»на билетлар сатып алу буенча лидер төбәкләр бишлегенә кергән​

Татарстан «Пушкин картасы»н куллану буенча лидер төбәкләр исемлегенә кергән. Россия Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика халкы театрларга күбрәк йөрүне өстен күрә — музейларга 86 миллион һәм 26 миллион сумлык билетлар сатылган.

Россия буенча яшьләр ярты ел эчендә билетларга 2,7 млрд. сум тоткан. 5 мең сумлык бушлай карталарны 4 млн. кеше алган. Мәскәүдә музейларның, Санкт-Петербургта театрларның бик популяр булуы ачыкланган. Шулай ук Волгоград, Кемерово өлкәләре, Башкортостан һәм Новосибирск мәдәни төбәкләр исемлегенә кергән.


Фикер өстәү