Татарстанда ана һәм аның өч баласы сөрем газы белән агуланган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар ваннада су коенган вакытта вытяжка эшләмәү сәбәпле, газ белән агуланган дип фаразлана.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы дүрт кешенең сөрем газы белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә. Әлеге хәл кичә кич Автомобильчеләр урамындагы 10 нчы йорттагы фатирда булган. Анда 43 яшьлек хатын һәм аның 9, 7 һәм 4 яшьлек балалары зыян күргән. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү