Үзмәшгульләр өчен яңа нормалар эшләнә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Халыкның мәшгульлеге турында” законда үзмәшгуль статусын билгеләргә тәкъдим иткән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында эшсезләр өчен пособие бирү тәртибен үзгәртүне, шулай ук үзмәшгуль статусын билгеләүне тәкъдим иткәннәр.

“Халыкның мәшгульлеге турында” законга шундый үзгәрешләр кертү илдә эшкә легаль булмаган урнашуга кашы көрәшүгә ярдәм итәргә тиеш. Министрлык аны 2022 елның көзендә Дәүләт Думасына карауга кертергә ниятли.

Ләкин Югары икътисад мәктәбенең Мәшгульлек һәм һөнәрләр институты директоры Федор Прокопов әйтүенчә, министрлык тәкъдимендә 2 куркыныч ята.

Беренчедән, үзмәшгульләр “күләгәгә” китәргә мөмкин. Моның исә аларга бәйле эксперимент нәтиҗәсен тулысынча юкка чыгаруы бар. Икенчедән, хезмәтләре бәясе арту. Шул сәбәпле ихтыяҗ кимиячәк.

Сүз уңаеннан, соңгы өч елда Татарстанда үзмәшгульләр барлыгы 61,5 милиард сум күләмендә керем алган. Быел гыйнвар аена республикада 169 меңнән артыграк үзмәшгуль теркәлгән. Аларның яртысыннан артыграгы (70%), теркәлгәнче, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән бернинди дә керем алмаган.


Фикер өстәү