СВО ветераннарына һәм гаиләләренә медицина ярдәме өстенлекле тәртиптә күрсәтелә

Татарстан медиклары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына сәламәт булырга ярдәм итә. Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта сөйләп үтте, дип яза “Татар-информ”.

“Без узган елда көчәйтелгән әзерлек режимында эшләдек. Республика клиник хастаханәсендә бүлекләр булдырылды. Аларда 300 ятак-урын хәрбиләрне дәвалап җиткерү өчен билгеләнгән”, – дип сөйләп үткән министр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү өчен үзәк оешмалар булып Казанда һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре тора.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезгә шуны ышандырып әйтергә тиешмен: Татарстанның медицина учреждениеләрендә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме өстенлекле тәртиптә күрсәтелә”, – дип басым ясап әйткән Марсель Миңнуллин.


Фикер өстәү