Песков Көнбатыш илләренең Украинаны корал белән тәэмин итүләренә аңлатма биргән

Кремль вәкиле әйтүенчә, аларның конфликтка турыдан-туры җәлеп ителүен күрсәтә бу.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Көнбатыш илләренең Украинаны корал белән тәэмин итүләренә аңлатма биргән. Аның әйтүенчә, аларның конфликтка турыдан-туры җәлеп ителүен күрсәтә бу.

Кремль вәкиле билгеләп үткәнчә, Европа илләре башкалалары, Вашингтон һаман саен, Украинаны төрле корал белән тәэмин итү илнең яки альянсның хәрби хәрәкәтләргә җәлеп ителүен берничек тә аңлатмый, дип белдереп килә. Ләкин Россия Федерациясе бу фикер белән килешми.

— НАТО да, мин искәртеп үткән башкала да конфликтка турыдан-туры җәлеп ителгән, без аларның торган саен күбрәк җәлеп ителүләрен дә күреп торабыз, – дигән Песков журналистларга.


Фикер өстәү