Татарстанда дөрес дәваламаганлыктан авыруның үлеменә сәбәпче булган табибны хөкем иткәннәр

Дөрес дәваламыйча, кеше үлеменә сәбәпче булганы өчен Балтач табибын хөкем иткәннәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

2021 елның бер көнендә элеккеге хәрби табиб-хирург В.га авылдашы И. аркам авырта дип мөрәҗәгать итә. Табиб авыруның амбулатория картасын өйрәнеп, аңа тиешле дарулар исемлеген яза һәм медицина процедуралары үткәрү өчен өенә килергә киңәш итә. Алга таба В. үз өендә пациентны кабул итә, әмма дөрес дәваламау нәтиҗәсендә И. вафат була.

Татарстанның Балтач район суды тарафыннан хөкем ителүче элеккеге хәрби табиб-хирург Россия Федерациясе Җинаять кодексының беренче өлешенең 109 маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән.


Фикер өстәү