Чит ил басмалары: «Украина көзгә кадәр уңышка ирешмәгән очракта аны Россия белән уртак тел табарга мәҗбүр итәчәкләр»

Көнбатыш, Украина уңышка ирешмәгән очракта, аны Россия белән уртак тел табарга мәҗбүр итмәкче. Шул ук вакытта украиналылар көзгә кадәр уңышка ирешергә тиеш. “РИА Новости”, Bild газетасы һәм Германия, АКШ хөкүмәтләрендәге чыганакларга таянып, шулай дип хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, нәкъ менә шул сәбәпле Киевне әле һаман корал белән тәэмин итеп киләләр. Әмма көнбатыш илләре, өмет-ышанычлары һәм планнары акланмаган очракта, Украинаны Россия белән сөйләшүләргә мәҗбүр итәчәк. Өстәвенә көнбатыш илләренең хакимият органнарында Украина президенты Владимир Зеленский өчен хәрби ультиматум турында сөйли башлаганнар.

Югарыдагылар фикеренчә, илгә очсыз-кырыйсыз корал җибәреп торуны дәвам итү – файдасыз.
Моңа кадәр Wall Street Journal, Германия, Франция һәм Бөекбритания хөкүмәтләрендәге чыганакларга таянып, бу илләрнең Украинаны Россия белән сөйләшүләргә этәрергә ниятләүләре турында язган. Көнбатыш, Россия белән уртак тел табуы өчен, Киевне, конфликт тәмамланганнан соң, заманча хәрби җиһазлар, корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү, НАТО белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген карарга әзер.


Фикер өстәү