“Мир” түләү системасы санкцияләрнең нәтиҗәсез булуын күрсәткән

“Мир” түләү системасы, үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтеп, Россиянең, чыннан да, Көнбатыш санкцияләренә каршы торырга әзерләнгәнлеген раслады. Бу хакта АКШның The Wall Street Journal басмасы язып чыккан, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

2017 елда Россия Федерациясендә банкларга пенсионерлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, мәсәлән, укытучылар һәм хәрбиләргә түләүләрне “Мир” картасы аша күчерүне йөкләгән закон кабул ителде, дип искә төшереп үткән мәкалә авторлары.

“Илкүләм түләү карталары системасы мәгълүматларына караганда, “Мир” картасыннан файдаланучылар кискен төстә арткан: 2016 елда чама белән ике миллион карта чыгарылса, 2020 ел азагына карталар саны 95 миллионга җиткән. Законда шулай ук “Мир”ны сәүдә терминалларында кабул итү таләбе куелган”, – дип билгеләп үтелгән мәкаләдә.

The Wall Street Journal басмасында искәртелгәнчә, Россиядә гыйнвар аеннан мартка кадәрге чорда “Мир” дебет картасына ихтыяҗ узган елның шушы ук чорындагыга караганда ике тапкырдан күбрәккә арткан, Visa һәм Mastercard белән мөнәсәбәтләрне өзгәннән соң – аеруча арткан.
Басма укучылары мәкалә буенча, Көнбатыш санкцияләре Вашингтон һәм Брюссель күздә тоткан нәтиҗәләргә китермәгән, дигән фикер калдырган.


Фикер өстәү