Песков Украина белән сөйләшүләрдә бер уңай күренеш барлыкка килүен әйткән

Украина үз тәкъдимнәрен кәгазьдә терки башлаган.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләрдә алга китеш күзәтелми, дип белдерде. Алда зур эш көтә, дип яза ТАСС.

Аның сүзләренчә, Мединский бүген сөйләшүләр буенча өстәмә аңлатма бирәчәк. Песков билгеләп үтүенчә, Украинаның үз тәкъдимнәрен кәгазьдә терки башлавы уңай күренеш. Мәскәү моңа озак вакытлар ирешә алмады, дип белдергән ул.


Фикер өстәү