Мединский: Киев тәкъдимнәре Кырымны хәрби юл белән кире кайтару омтылышыннан баш тартуны күздә тота

Украинаның язмача тәкъдимнәре Кырымны һәм Севастопольне хәрби юл белән кире кайтару омтылышыннан баш тартуны күздә тота, дип белдергән Россия делегациясе җитәкчесе Владимир Мединский. Шулай ук, аның әйтүенчә, Киев тәкъдимнәрендә Украина иминлегенең гарантлары булып торырдай илләр исемлеге китерелгән.

Киевның тәкъдимнәрендә Украинаны, халыкара-хокукый гарантияләр белән, даими нейтраль дәүләт буларак игълан итү каралган. Алар Кырымга, Севастопольгә һәм Донбассның “аерым районнарына” кагылмый, дип билгеләп үткән Мединский.
Шулай ук тәкъдимнәр нигезендә Украина үзенең территориясендә, Россия Федерациясен кертеп, иминлек гаранты илләре ризалыгыннан башка хәрби өйрәнүләр үткәрүдән баш тарта.
Украина Россия белән килешү турындагы ахыр карарны дәүләт башлыклары очрашуында рәсмиләштерүне сорый, дигән Мединский. Россия делегациясе башлыгы вәгъдә иткәнчә, безнең ил килешү буенча Украина тәкъдимнәрен карап, тиешле җавап бирәчәк.


Фикер өстәү