1 апрельдән ташламалы ипотека ставкасы 12 процент булачак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ташламалы ипотека буенча максималь ставканы 12 процентка җиткерү турында карарга кул куйган. Хөкүмәткә 1 апрельгә кадәр 12 процентлы ставканы билгеләү бурычын 28 мартта Президент Владимир Путин йөкләде.

Шулай итеп, хәзер ташламалы ипотека ставкасы 12 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта торак бәясе кыйммәт булган 4 төбәк (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе) өчен кредит күләме 3 миллион сумнан – 12 миллион сумга, калган төбәкләр өчен – 6 миллион сумга җиткерелә.

Яңа шартлар 2022 елның 1 апреленнән 1 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Калган ташламалы ипотекалар буенча шартлар үзгәрми: гаилә ипотекасы буенча – 6 процентлы, Ерак Көнчыгыш ипотекасы буенча – 6 процентлы, авыл ипотекасы буенча – 3 процентлы ставка сакланып кала.


Фикер өстәү