2026 елда Татарстанда сөрем газы белән агулану очраклары кискен арткан. 11 ай эчендә мондый 39 очрак теркәлгән: 68 кеше зыян күргән, шул исәптән 10сының гомере өзелгән. Үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк.
Сөрем газы белән агулану очракларының күбесе Яңа ел бәйрәмнәренә һәм елның беренче кварталына туры килә, ди белгечләр. Ешрак газга тоташкан су җылыткычлары булган йортларда теркәлгән. Татарстанда мондый йортлар 5 053, шуларның 2 181е – Казанда.
«Хәзерге вакытта җилләткеч системалары булмау сәбәпле, Татарстанда 138 күпфатирлы йортта 1 179 газ колонкасы сүндерелгән. 675 газүткәргечләрне дөрес урнаштырмау очрагы теркәлгән. 65 күпфатирлы йортта капиталь ремонт алып барыла», – дип белдерде «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов.
Белгеч әйтүенчә, агулану очраклары газ белән эш итүнең кагыйдәләрен үтәмәү, газүткәргечне мөстәкыйль рәвештә алыштыру, дөрес урнаштырмау, вентеляция каналлары ябык булудан килеп чыга. Сөрем газы белән агуланучыларның күбесе – кечкенә балалар һәм урын өстендә ятучы өлкәннәр. «Газ хаталарны кичерми. Куркынычсызлык өчен гражданнар үзләре дә җаваплы. Җилләткечләр, һава керү юлларын һәрвакыт тикереп тору, интеллектуаль газ исәпләү җайланмалары кую мөһим», – диде Рәмис Сәлахов.
Белгеч балаларга да газның нәрсә икәнен, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү мөһимлеген дә искәртте һәм укучылар өчен «Газпром трансгаз Казан» компаниясе чыгарган «ГАЗИНУР һәм аның командасы» эш дәфтәрен тәкъдим итте. Анда газ приборлары белән эш итү кагыйдәләре һәм газ исе сизгән очракта нишләргә кирәклеге аңлатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез