Рөстәм Миңнеханов “Алдынгылар хәрәкәте” идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең җитәкчесе Грийгорий Гуров белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттахов, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та катнашты. Алар балалар һәм яшьләр өчен төрле юнәлешләрне үстерү, ял итү урыннары булдыру, яшь буында Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Билгеле булганча, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешты. Аның максаты – үсмерләрнең ялын оештыру һәм аларда Россия өчен традицион булган рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяви караш формалаштыру. Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеген Тимур Сөләйманов җитәкли.

Хәзерге вакытта Казанда “Алдынгылар хәрәкәте” остазларының беренче слеты уза. Чарада яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм башкалар катнаша. Слетта Григорий Гуровның катнашуы көтелә. Сүз уңаеннан, Татарстан Григорий Гуров эш сәфәре белән килгән беренче төбәк булды.


Фикер өстәү