Казанга «ракета һөҗүме» турындагы хәбәрнең ялган булуын әйттеләр

Мәгълүмат радиостанция серверларына һөҗүм нәтиҗәсендә таралган. 

Казанда берничә радиостанция халыкка янә «һава тревогасы» турында хәбәр иткән. Радиодан казанлыларны кичекмәстән ракета һөҗүменнән качарга чакырганнар.

Кисәтү ике тапкыр «Европа Плюс» радиосы һәм «ТНТ4» телеканалы буенча Татарстан башкаласында гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә яңгыраган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә әлеге мәгълүматның ялган булуын һәм чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр иттеләр. Ведомствода шулай ук һава тревогасы турында кисәтү радиостанция серверларының яңадан ватылуы нәтиҗәсендә яңгырады, дип белдергәннәр.


Фикер өстәү