Татарстанда берничә радио эфиры аша һава тревогасы игълан ителгән

Бүген иртән Татарстанда, шулай ук тагын кайсыбер төбәкләрдә берничә радиостанция тапшыруын тыңлаучылар радиоалгычлардан һава тревогасын ишетеп хәйран калган.

“Татар-информ”га Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, коммерцияле радиостанцияләргә хакер һөҗүме нәтиҗәсе булган бу. Шул сәбәпле радио эфиры аша, янәсе, һава тревогасы һәм ракета һөҗүме куркынычы турында мәгълүмат җиткерелгән.
“Россия МЧС хәбәр иткәнчә, бу – чынбарлыкка туры килмәгән фейк мәгълүмат. Рәсми чыганаклардагы хәбәрләргә генә таянып эш итүне сорыйбыз”, – дип аныклап үтелгән ведомствода.


Фикер өстәү