Мөхәммәтшиннар: «Һәр иртәбез урман кочагында йөгерүдән башлана»

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча комитеты оештырган «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашкан Мөхәммәтшиннар башкалабызның Киров районында үз йортларында көн күрә. «Ата-бабаларыбыз кебек табигать кочагында яшисебез килде», – ди хуҗабикә Ләйсән.

Табигать биргән нигъмәт

– Ирем Илдар белән өч кыз үстерәбез. Олысы Айнага – 9, игезәкләребез Динара белән Рианага – 7 яшь. Ирем – эшмәкәр, үзем ТНВда бухгалтер булып эшләгән идем, – дип сөйли ул. – Хәзер исә тормышымны балаларыма тәрбия бирү эшенә багышларга булдым. Төрле дәресләргә, түгәрәкләргә йөртәм. Өчесе дә музыка белән шөгыльләнәләр. Олы кызым флейтада, курайда уйный, кечеләре флейтадан тыш скрипканы да үз итте. Гөлия Нигъмәтҗанова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» вокаль ансамблендә татар җырларын җырлыйлар, биергә өйрәнәләр. Өйдә барлык фәннәрдән диярлек үзем укытам. Элеккеге, Сталин заманындагы дәреслекләрне кулланабыз. Алар беренче карашка катлаулырак кебек тоелса да, балаларга аңлату җиңелрәк.

Бу гаиләнең һәр иртәсе урман кочагында йөгерүдән башлана икән. Кыш көне ишегалдында бергәләп кар көриләр, чаңгы шуалар, яз көне исә бакчада эш башлана: яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәләр, су коенырга йөриләр, табигать биргән нигъмәт белән тукланырга тырышалар, икмәкне дә үзләре пешерәләр.

Кыскасы, бөтен максатлары – балаларны эш сөючән итеп үстерү һәм төрле һөнәрләргә өйрәтү. Бу эштә алар ялгыз түгел. Ике яктан да әти-әниләре белән киңәш-табыш итеп яшиләр. Шәҗәрә төзисе булгач, күп эшләрен читкә куеп, тарих чоңгылына чумганнар. Кызлар өчен бигрәк тә мөһим булган бу. Әбиләре-бабалары турында күп нәрсәләр белгәннәр. Дәү әниләре Фирдәүсә белән Фәния сөйләгәннәрне язып та алганнар, хәтерләренә дә уелып калган.

Бистә бушап калды

Фирдәүсә әбиләренең нәсел җепләре Яшел Үзән районының Күгәй авылына барып тоташа. Аның әтисе Рәхим Гобәйдуллин, ятим калган биш туганын үстерешергә дип, 12 яшеннән эшли башлый. Архангельскида эшләгән җиреннән сугышка китеп бара. Ике тапкыр яралана. Озак кына госпитальдә ятканнан соң, туган җиренә кайтып, авыл советы рәисе булып эшли. 1951 елда хатынын, ике баласын ала да, товар вагонына утырып, Коми республикасына юл ала. Татарстаннан күп кеше китеп бара анда. Сыктывкарда кәгазь-катыргы комбинаты төзелә башлаган чак була бу. Тайга уртасында авыллар калкып чыга. Рәхим бабалары да Заозерье бистәсендә, кыш башланганчы дип, гаиләсе өчен бүрәнәдән тиз-тиз йорт җиткерә. Буш урын да булмый әле. Агачларны үзләре төплиләр. Бабалары тайгада тимер юл төзи. Пенсиягә чыккач, балалар таралышып калмасын дип, Казанга, Татар бистәсенә кайтып төпләнәләр. Барысын да белемле итәләр. Тәрбияче, төзүче, юрист, педагог, энергетик… Нинди генә һөнәр ияләре юк аларның гаиләсендә. Фирдәүсә әбиләре исә гомере буена баш бухгалтер булып эшли. Татар бистәсендәге бәләкәй генә агач өйләрен бик сагынып искә ала.

– Бу йортыбыз җылы бер учак кебек булды. Әти-әнием, шөкер, бакыйлыкка 11 оныгын, 3 оныкчыгын күреп күчте. Кичләрен әтиебез гармун уйный, ә без кушылып җырлый идек. Әнием Фәүзия Кайбыч районындагы Кече Урсак авылыннан, 11 балалы гаиләдән. Якташлар да булгач, уртага салып сөйләшер сүзләре дә күп иде аларның. Сугыш башланганда, әниемә 17 яшь булган. 1941 елда окоп казыган. Аннан хат ташучы булып эшләгән. Бик матур җырлый иде. Алты баласын музыка дөньясында үстерде. Пластинкаларга кадәр яздырып ала иде. Тирә-юньдә үз өйләрендә торучылар бик күп булды. Бик аралашып яшәдек. Ирем Марат белән дә шунда таныштым. Бик татар җанлы гаилә иде алар. Ул туып-үскән йортта бу нәсел 100 елдан артык тормыш иткән. Бабасы Сафа Тукайның туган җире Кушлавыч авылыннан булган. «Спартак» фабрикасында эшләгән. Ул гына да түгел, бабай янына, аяк киеме тектерергә дип, Казанның бик күренекле кешеләре килә торган иде. Бу һөнәрне иремнең әтисе Мансур да дәвам иттерде әле. Бистәдә яшәүче халык күрше-тирәдәге заводларда, фабрикаларда эшләде. Балалар, нигездә, 35 нче татар мәктәбендә укыдылар. Ял көннәрендә бергәләп, 3–4 сәгать чират торып, Тукай урамындагы мунчада юынып кайта идек. Тузган торакны юкка чыгару программасы буенча, халыкны яңа йортларга күчерделәр. Татар бистәсе шулай итеп бушап калды.

Үзләре дә кимен куймыйлар

Әниләре Ләйсән ягыннан дәү әниләре Фәнияне дә сулыш алмый тыңлый кызлар. Ул аларны Татарстанның тагын башка почмаклары – туган авылы Чүпрәле районы Мунчәли авылы һәм кызларның бабалары Юнысның туып-үскән җире – Нурлат районындагы Үрнәк авылы белән таныштыра. Үзе, мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында белем ала да башта укытучы, аннан балалар бакчасы мөдире булып эшли ул. Ире исә төзүче һөнәрен сайлый. Бергәләп ике кыз үстерәләр.

– Әтием Ирфан – гаиләдә 11 баланың берсе, сугыш башланганда, аңа 14 яшь була. Аны колхозда бригадир итеп куялар. «Терлекләрне саклап калыйм дип, фермада куна-төнә яттым. Ачлыктан кырылмас өчен халык, кырдан әрем, кычыткан яфраклары җыеп, икмәк пешерә иде. Үсемлек тамырларын казып ашадылар. Яз башында басудан черегән бәрәңге, кишер җыялар иде», – дип сөйли торган иде әтием. Патша армиясендә унтер-офицер чинында хезмәт иткәндә зур бүләкләргә лаек булган, Гражданнар сугышында катнашкан Сафа бабам өч улы белән фронтка китә. Яраланып кайткач, озак та үтми, дөнья куя. Өч улы сугыш кырында ятып кала. Әнием Язилә Балтач районы Чутай авылыннан. Әнисе авыру, абыйсы сукыр була, шуңа да кечкенәдән тормышны үзе тартып бара, 12 яшьтән колхоз эшенә чыга. Карлы-бозлы чакта чана белән район үзәгеннән орлык ташыганын, сукыр абыйсы белән тау башына үрмәли-үрмәли ботак җыеп йөргәннәрен гел сөйли иде. Укуны тәмамлагач, Первоуральск шәһәренә кирпеч заводына барып урнаша. Шунда бригадир булып эшләгән әтием белән кавышалар да инде, соңрак Мунчәлигә кайтып төпләнәләр. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ул пенсиягә чыккач та, хезмәт итүдән туктамады. Абыстай булып та йөрде.

Ирем Юнысның нәсел-нәсәбен дә ачы язмыш урап узмаган. Бабасы Харис Башкортстанның Янаул районы Акылбай авылында мулла була. 1937 елда аны «халык дошманы» дип төрмәгә утырталар. Әбисен өч бала белән өеннән куып чыгаралар, кунар урын булмагач, мәчет подвалында йоклап йөриләр. Озак та үтми, әбиләре үлеп китә. Балаларны, жәлләп, әле бер, әле икенче туганнары кунарга кертә. Азрак исәйгәч, бер кызлары – каенанам Зәфинә Үзбәкстанга туганнары янына китеп бара. Шунда армиядә хезмәт итүче Вазыйх исемле Үрнәк авылы егете белән таныша. Туган җиргә кайтып, икесе дә мәктәптә эшлиләр. Мин башлангыч сыйныфны бетергәч, Ульяновск өлкәсенә күченеп киттек. Әни, анда махсус хуҗалыкта эшләп, 11 нче бишьеллыкның ударнигы булды, социалистик ярышларда җиңү яулады. Биш баланың һәрберсе үз һөнәрен тапты. Арада нефтьчеләр, шәфкать туташы, экономист, төзүчеләр дә бар. Әниебез 13 оныгын үстерешергә дә булышты әле, абыстай булып та йөрде.

Әби-бабаларының, туганнарының язмышларын ишетеп, хәзер Гражданнар сугышының да, репрессия елларының да, Бөек Ватан сугышының да, колхоз тормышының да, илдәге төзелешләрнең дә ни икәнен бик яхшы аңлый кызлар. Шулай булмый ни! Барысы да –  иң-иң якын кешеләре башыннан үткән хәлләр бит.

Ике яктагы әти-әниләр дә: «Кызыбыз Ләйсән белән улыбыз Илдарның гаиләсе өчен бик шатланып яшибез», – дигән сүзләр әйтәләр. Балаларга төрле яклап белем бирүләре, физик яктан чыныктырулары, татар телен саклауга, үстерүгә зур өлеш кертүләре аларны бигрәк тә сөендерә. Үзләре дә кимен куймыйлар. Әбиләр бәйләргә, тегәргә өйрәтсә, бабайлар физик тәрбия бирү ягын карыйлар. Аннан бергәләп ял итәләр: Юдино бистәсенең Тимерьюлчылар мәдәният йортында тәмләп кенә оныклары чыгыш ясаганны тыңлыйлар.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү