Зеленский Россиянең исемен Московиягә үзгәртү мәсьәләсен өйрәнергә йөкләде

Владимир Зеленский Украина премьер-министры Денис Шмыгальга Россиянең исемен Московиягә үзгәртү мөмкинлеген «җентекләп өйрәнергә» кушты, дип хәбәр итә «Страна.ua» Украина басмасы Зеленский офисы сайтына сылтама белән.

Февральдә Россиянең исемен Московиягә үзгәртх турындагы петиция Владимир Зеленский сайтында рәсми карау өчен кирәкле 25 мең тавыш җыйды. Ул узган елның ноябрь ахырында сайтка кертелде.

«Петициядә күтәрелгән мәсьәлә (Россиянең исемен Московиягә үзгәртү турында) җентекләп өйрәнүне таләп итә… Мин Украина премьер-министрына аны комплекслы тикшеренү сорап мөрәҗәгать иттем, аерым алганда, фәнни учреждениеләрне җәлеп итәргә кирәк», — дип китерә басма Зеленский сүзләрен.

Фикер өстәү