Украинадагы хәлләрнең ничек тәмамланачагын әйткәннәр

Күрәзәчеләр һәм журналистлар фаразлары.

Күрәзәче Анна Новокрещенская әйтүенчә, Америкада финанс кризисы башлануга, Украинадагы ут сүлпәнәя башлаячак. Бу хакта Life яза.

Күрәзәче сүзләренә караганда. җәйдән көзгә кадәр дәвам итәчәк бу. Нәкъ менә шул чагында дөнья икътисады түбәнгә тәгәри башлаячак. Кризис Вашингтонга гына түгел, бәлки бөтен Көнбатыш илләренә йогынты ясаячак. Шул ук вакытта Мәскәү, Пекин һәм Нью-Дели аңа каршы тора алачак.
“Битва экстрасенсов” тапшыруында катнашучы Зиратдин Рзаев фикеренчә, инде май аенда ук хәрби хәрәкәтләрнең янә бик нык көчәеп китүен көтәргә мөмкин. Аның әйтүенчә, украиннарның контрһөҗүме май аенда булачак. Бу чор конфликтта катнашучы ике як өчен дә авырлыклар алып киләчәк. Әмма Россия армиясе барыбер һөҗүмне кире кайтарачак. Шуннан соң, экстрасенс әйтүенчә, АКШ, Әфганстаннан ничек чыгып киткән, Киевне дә шулай ук ярдәменнән ташлаячак.

Тапшыруда катнашучы тагын бер күрәзәче – Юрий Котов махсус хәрби операциянең әле өч елдан соң гына тәмамланачагын гөманлый. Озакка сузылган конфликт тәмамланыр алдыннан Көнбатыш илләренең бөтен проблемалары һәм серләре ачылачак, дигән ул.

СССР Дәүләт иминлеге комитеты каршындагы экстрасенсорика лабораториясенә нигез салган профессор Александр Спиркинның шәкерте Иван Фомин исә Зеленскийның чит илгә качып китәргә әзер булуын белдергән. Аның фикеренчә, Украина башлыгы иң элек Балтыйк буе республикаларының берсендә сыену урыны табарга мөмкин.

Хәер, күрәзәчеләр генә түгел, бәлки Көнбатышның Handelsblatt газетасы журналистлары да союзниклары Зеленскийны авыр хәлдә калдырачагын әйткән. Алар фикеренчә, илләрнең Украина ашлыгыннан баш тартулары дуслыкның какшый башлавына китерәчәк.


Фикер өстәү