«Нәзер әйткәч, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата»

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Алар (монафикълар) арасында, «Әгәр Ул безгә Үзенең юмартлыгыннан (байлык) бирсә, без, әлбәттә, сәдака бирер идек һәм салихлардан булыр идек», – дип, Аллаһ белән сүз куешучылар бар. Ул аларга Үз юмартлыгыннан өләшкәч, алар саранлана башлады һәм (Аллаһка буйсынудан) читкә тайпылып, йөз чөерде. Аллаһка биргән вәгъдәләрен бозган өчен һәм алдашканнары өчен, Аның белән очраша торган Көнгә кадәр Ул аларның күңеленә нифак (икейөзлелек) салды», – ди. Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәне бозу динебездә икейөзлелек буларак бәяләнә. Шуңа күрә нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә. Әйткән нәзереңне үти алмаган очракта ни эшләргә?

«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов нәзер белән бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Нәзер – адәм баласының үз өстенә билгеле бер йөкләмә алуы. Авыруга дучар  булса, тәненә зәгыйфьлек килсә, якыны авырганда яки фаҗигагә очраганнан соң, кеше еш кына Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен берәр төрле нәзер әйтә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалырмын, сәдака бирермен яисә берәр изге гамәл эшләрмен, ди ул. Нәзер – фарызга якын – вәҗиб гамәл. Шуңа күрә кеше нәзер әйткән икән, бу аның өстендә олы бурыч, йөкләмә булып тора һәм ул аны һичшиксез үтәргә бурычлы. Юкса, ул аңа гөнаһ булып язылачак. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла торган яхшы, изге гамәлләр генә нәзер итеп әйтелергә тиеш. Начар эшләр, начар ният белән нәзер әйтергә ярамый.

– Нәзер ничек әйтелергә тиеш?

– Нәзерне әйткәндә, Аллаһы Тәгаләгә шарт куярга ярамый. Аны, мисал өчен: «Син минем авыруымны алсаң, мин фәлән-фәләнне эшлим», – дип түгел. Күп кеше нәзерне нәкъ менә шулай дип әйтә. Әмма бу безнең шаригатебездә рөхсәт ителми. Бу – мәкрух, ягъни ярамый торган гамәл. Ул рөхсәт ителмәгән нәзер санала. Шуңа күрә нәзер әйтергә теләсәк: «Әй, Раббым, Синең ризалыгың өчен менә шушы гамәлне башкарыр идем», – дип әйтергә кирәк.

– Әйткән нәзерне үтәүнең төгәл вакыты бармы? Ул вакыт ягыннан чикләнгәнме?

–  Нәзерне үтәүнең билгеле бер вакыт чикләве юк. Әмма аны мөмкин кадәр тизрәк үтәсәң, яхшырак. Әгәр кеше нәзер әйткәндә, конкрет бер вакыт аралыгын телгә алса, ул нәзерен шул вакыт эчендә эшләргә тиеш. Әйтик, адәм баласы: «Рамазан аенда ураза тотам», – дип нәзер әйткән булса, ул нәкъ шушы айда ураза тотарга бурычлы.

– Кеше исән чакта әйткән нәзерен үтәп өлгерә алмаса, аның нәзерен гаиләсе, туганнары үтәргә тиешме?

– Адәм баласы нәзер әйткән икән, ул тиз арада бу хакта якын кешесенә җиткерергә, бу хакта белгертергә тиеш. Бу кеше гөнаһка ирешмәсен өчен кирәк. Ул онытып җибәргән очракта туганы, дусты, якыны аңа әйткән нәзере турында искә төшерерлек булсын. Кеше билгеле бер сәбәпләр аркасында нәзерен үти алмаса яки вакытсыз бакыйлыкка күчсә, бу кешенең өстендә гөнаһ булып калмасын өчен, аның исеменнән бу нәзерне туганнары эшләргә тиеш. Нәзер үти алмау кебек күңелсез очракларны булдырмас өчен, кеше үз өстенә булдыра алырлык бурычларны гына йөкләргә тиеш. Эшли алмыйсың икән, нәзерне бөтенләй әйтмә.

– Нәзерне бозу нәрсәсе белән куркыныч? Әйтик, кеше, фәлән урынга башка гомердә дә аяк басмаячакмын, дип нәзер әйтә дә, билгеле бер вакыттан кабат шунда барырга туры килә, ди.

– Безгә мондый сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кешегә, башка беркайчан күрешмәячәкмен, дип нәзер әйткән кешесе белән күрешергә, бармыйм, дигән җиренә барырга туры килсә, шаригать кануннары буенча бу адәм ун фәкыйрь яки ун мескенне туендырырга яки киендерергә тиеш. Алай эшли алмаса, ул тәүбә кылып, өч көн рәттән ураза тотарга тиеш. Шул вакытта гына ул әйткән нәзерен үтәгән булып саналачак. Болай эшләми икән, бу аңа гөнаһ булып язылачак. Нәзер әйтеп, кеше үзенә җиңеллек китерәм, Аллаһы Тәгалә миңа ярдәмен сузачак, дип уйлап ялгыша. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәркемгә ярдәмен күрсәтә. Мин нәзер әйткәч, ул миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата.

– Әйткән нәзереңне онытсаң, ул һич кенә дә искә төшмәсә, ни эшләргә?

– Нәзерне онытасың икән, аны искә төшереп, төш керергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле адәм баласын гөнаһтан саклап калырга тырыша. Ибраһим галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләдән: «Ир бала бирсәң, мин аны корбан итеп чалырга да риза булыр идем», – дип сорый. Шушы нәзерен әйтә дә оныта. Күпмедер вакыт узганнан соң Аллаһы Тәгалә аңа ир бала бүләк итә. Шунда Раббыбыз Ибраһим галәйһи вә сәлләмгә әйткән нәзере турында төш аша искә төшерә. Әмма Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел. «Йә, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», – дип, аңа бер сарык җибәрә. Шул рәвешле ислам динендә Корбан чалу йоласы да нәзер әйтүдән башлана. Әйткәнемчә, нәзереңне якын кешеңә әйтеп кую да мөһим. Оныткан очракта, ул ярдәмгә киләчәк.

– Нәзере булган кеше, җан бирә алмыйча тилмерер, дигән фикер яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Юк, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Теге дөньяга күчкәндә адәм баласы билгеле бер авырлыклар кичерә. Бу табигый. Шуңа күрә кеше үтәлмәгән нәзере аркасында җан бирә алмыйча ята дип уйларга кирәкми.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү