Шөкер итә белгән кеше генә бәхетле була

Бер адәм юлдан җәяү атлап барганда, үз-үзен кызганып: «Бу далада, бу сахрада, бу чүлдә миннән дә көчсез, бичара, хәсрәт-кайгыларга баткан кем булыр тагын», – дип елый ди. Сыртына йөк төялгән ишәк, бу кешенең сүзләрен ишетеп: «Әй акылсыз адәм! Ни булды, нишләп зарланасың? Ишәк хәлен белмисең, минем кебек, йөк астында түгелсең бит! Атла да хәлеңә шөкер ит», – дигән.

Кызганыч, без, адәм балалары, үзебездән түбәннәргә карап, шуннан гыйбрәт алып шөкер итә белмибез. Үзебездән югарыракларга карап, алар бит ничек яши, дип үпкә белдерәбез. Ашарыма бар, Аллага шөкер, диясе урынга, башкалар тәмлерәк ашый, дибез. Шөкер, яшәргә өем бар дип сөенәсе дә бит, юк, башкалар икешәр катлы йортларда яши, дибез. Югыйсә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әгәр шөкер итсәгез, арттырып бирермен», – дигән.

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән дә әңгәмәбез шул хакта.

– Шөкер итә белүнең мисалын әллә каян эзләп тә торасы түгел. Тормыш безгә аны үзе күрсәтте. Үзизоляция режимы вакытында бик күп нигъмәтләрнең кадерен белә башладык. Өйдән чыгып, каядыр бару да, бөтен үпкәләрне тутырып рәхәтләнеп һава сулау да, якыннарың-дусларың белән күрешүләр дә, бик күпләр чирләп ятканда вирус эләктерми калу да – зур нигъмәт икән. Пандемиягә кадәр боларның никадәр мөһим булуын аңламаганбыз. Әйләнә-тирәбездә дә мисаллар күп. Берәр кешенең хәлен белергә дип, хастаханәгә генә барып кайтсаң да яки урамда инвалид арбасында хәрәкәтләнә торган авыру кешене күрсәң дә: «Аллага шөкер, исәнлегем бар», – дип әйт­кәнеңне сизми дә каласың. «Сәламәтлек ул – сәламәт кешеләр башына кидертелгән таҗ, әмма аны авырулар гына күрә» дигән гыйбарә бар. Күзләребезнең күрүенә, үз аякларыбызда атлап йөрүебезгә нигъмәт итеп карый белмибез шул. Аллаһы Тәгалә дә: «Бик әз бәндәләр генә Аллаһка шөкер итүчән», – ди. Ул шулай ук Үзенә генә түгел, әти-әниләргә дә шөкер итәргә куша.

:: Аллаһка шөкер итү ничек була? «Әлхәмдүлилләһ» дип кенә әйтү җитәме?

– Намаз уку, ураза тоту, зекер әйтү дә Аллаһка шөкер итү була. Намаз укыганнан соң Коръән укып, әти-әниеңә дә дога кыл. Ураза тоту да тән гыйбадәтенә керә, ягъни Аллаһ биргән сәламәтлек белән гыйбадәт кылабыз. Болардан тыш мал гыйбадәте бар. Аллаһ Дауд галәйһиссәламгә: «Ий, Дауд пәйгамбәр нәселе, Аллаһка шөкер белән гамәл кылыгыз», – ди. Ягъни шөкерне гамәлегез белән күрсәтегез. Дауд галәйһиссәлам бик бай була. Ә улы Сөләйманның патша булуын беләбез. Аллаһ аларны булган байлыкларыннан сәдака бирергә, иганәче булырга, мохтаҗларга булышырга чакыра. Кемдер, мин «Аллага шөкер» дип әйтәм бит, шул җитә дип уйлый. Байлыкның шөкере барлыгын ул истән чыгара. Байлыгың бар икән, зәкят түлә, иганәчелек белән шөгыльлән.

:: Ни өчендер кеше ирешкән дәрәҗә­ләрен, тапкан мал-мөлкәтен үзенең тырышлыгына гына бәйләп карый.

– Яхшы һөнәр үзләштердем, акчалы эшкә урнаштым, үз көчем белән йорт салып чыктым, хатыннан уңдым, дип әйтә кайберәүләр. Дөрес, кеше боларга үз тырышлыгы белән ирешә, әмма Аллаһы Тәгалә аңа укырга шартлар-мөмкинлекләр тудырмаса, сәламәтлек, сәләт, яхшы тәрбия бирә торган әти-әни бирмәсә, хәтта күңеленә укыйм, эшлим, булдырам дигән теләкләрне салмаса, аларга үзе генә ирешә алмас иде. Хаҗга бардым яки намазга бастым, ураза тоттым, диләр. Болар барысы да – Аллаһның рәхмәте белән башкарылган гамәлләр. Шуңа да андый вакытта «Аллаһ рәхмәте белән ураза тота алдым», «Аллаһ рәхмәте белән хаҗ кылып кайттым» яки «өй салып чыктым» дип сөйләшергә кирәк. Ул насыйп итмәсә, тәүфыйгын бирмәсә, кеше дингә килә алмас иде. Аллаһ безне сәҗдә әһеле иткән икән, моның өчен Аңа шөкер итәргә тиешбез.

:: Кешеләр бер-берләренә дә рәхмәтле булырга тиештер.

– Башкаларга рәхмәтле булмаган кеше Аллаһыга да рәхмәт әйтмәс. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Сезгә яхшылык эшләсәләр, үзегез дә шулай җавап кайтарыгыз», – дигән. Күчтәнәч биргәннәр икән, син дә бүләк бир. Булдыра алмасаң, «җәзакаллаһу хайран» диген, ягъни «Аллаһы Тәгалә сезгә иң хәерле җәзасын бирсен». Бу очракта җәза сүзен турыдан-туры мәгънәдә аңларга кирәкми, ул гарәп телендә савап-бүләк мәгънәсендә килә.

:: Ни өчен кеше булганына шөкер итәсе урынга зарланырга ярата?

– Канәгать була белми ул, югыйсә бик зур нигъмәт бу. Пәйгамбәребез (с.г.с.)­нең: «Канәгать булыгыз, чөнки ул – юкка чыкмый торган байлык», – дигән хәдисе дә бар. Ул шулай ук: «Канәгать була белгән кеше бәхетле», – ди. Кызганыч, бүген канәгатьсезлек чире таралды. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Сез ял итсен өчен дип, Аллаһ төнне яратты, сез гамәл кылсын өчен дип, Аллаһ көнне яратты. Һичшиксез, Аллаһ кешеләргә карата рәхимлек Кылучы, ләкин кешеләрнең күбесе – шөкер итмәүчеләр, рәхмәт кылмаучылар», – ди. Әби-бабаларыбыз яшәгән чорларны бик яхшы күзаллыйбыз, алар күргән авырлыкларны безгә күрергә язмасын иде. Шуларны уйлап кына да гыйбрәт алырлык.

:: Шөкер итмәгән бәндәсенә җәзасы ничек булачак?

– Аллаһы Тәгалә: «Кем минем биргән нигъмәтләремә шөкер кыла, аңа нигъмәтләремне тагын да арттырып бирермен, ә кем көферлек кыла, аңа газабым хәтәр булыр», – дип кисәтә.

:: Нигъмәтләргә көферлек кылуны ничек аңларга?

– Ул – шул ук шөкер итмәү. Аллаһ сиңа нигъмәтләрен биреп тора, ә син аның кадерен белмисең. Тормышта моңа мисаллар шактый. Йорт, машина, акча гына түгел, тугры хатын, тәүфыйклы бала да – нигъмәт.

:: Сәдака бирү дә шул шөкер итү буламы?

– Сәдака да гыйбадәт санала. Сәдака биргән кеше өчен фәрештәләр, малың артсын, бәрәкәте булсын, дип дога кылып торыр ди. Һәм киресенчә – кемдер саранлана икән, фәрештәләр Аллаһтан: «Комсызлык белән үзенә калдыручыныкын кире алсаң иде», – дип сорарлар. Бик күп акчага ия булган кешеләр, иганәчелек белән шөгыльләнеп, мохтаҗларга ярдәм иткән саен баеганнарын үзләре дә таный. Юмарт булган саен, малың арта гына.

:: Шөкер корбаны да сәдакага керәме?

– Аллаһ биргән нигъмәткә шөкер йөзеннән корбан чалу гадәте бар. Моны Корбан гаетендә чалына торган корбанлык белән бутарга ярамый. Сарыкны чалып, итен башкаларга таратырга кирәк. Шәхсән мин үзем елга әллә ничә тапкыр корбан чала торган бер абзыйны беләм. Кечкенә генә куанычы булса да, корбан чала ул. Үзенең әйтүенчә, әтиләре дә гомер буе корбан чалган һәм ул аны күреп үскән. Корбан чалу ул – иң зур сәдака.

:: Шөкер намазын да сөенечең булганда укырга кирәкме?

– Шөкер намазы ул – нәфел намаз, ягъни саваплы өстәмә намаз. Аны укымасаң, гөнаһы юк, укысаң – саваплы буласың. Пәйгамбәребез исә, бер нигъмәт килсә, сәҗдә кыла торган булган. Намазын укыр­га да, сәҗдәсен кылырга да ярый.

:: «Аллага шөкер» дип әйтү дөресрәкме, әллә «әлхәмдүлилләһ» диюме?

– Әлхәмдүлилләһ – «барлык мактаулар Аллаһка булсын» дигән сүз. Ул киңрәк мәгънәдә кулланыла. Шөкер күбесенчә рәхмәт йөзеннән әйтелә һәм аны гамәлләрең белән дә күрсәтеп була. Сәдака бирү, намаз уку, ураза тоту да шөкер итүгә керә. Адәм баласы шатлыкта Аллаһыга шөкер итәргә, кайгы килгәндә сабырлык күрсәтергә тиеш. Шуңа да иман ике өлештән тора: берсе – шөкер, икенчесе – сабырлык, дигәннәр. Алар икесе дә – зур нигъмәт.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү