Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Кайчак мигрантлар үзләрен хуҗаларча тотарга ярата”

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны Россия Ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән бергә эзлибез.

Рамазан аенда төрле ифтарлар, бәйрәм чаралары күп узды. Моны күргәч, бездә халык елдан-ел дингә якыная дигән фикер туа. Чыннан да шулаймы, әллә мәсьәләнең ялтыравык ягы да бармы?

– 2001 елда Татарстанда халыкның дингә мөнәсәбәтен белү максатыннан, зур социологик тикшеренү уздырган идек. Татарлар арасында үзен мөселман дип санаучылар 85 процент булды. Ә 4 проценты дин кушканны үтәп тормыш алып барганын әйтте. 2008 елда тагын бер тикшеренү узды. Анысында күрсәткечләр шул ук 85 һәм 12 процент иде. Үзен мөселман дип санаган кеше, биш вакыт гыйбадәтен кылмаса да, уразасын тотмаса да, бәйрәм намазларына йөри. Дин кушканны үтәп тормыш алып баручылар саны да елдан-ел арта бара. Моны социологик тикшеренүләр дә раслый. Шуңа күрә ифтарлар, бәйрәмнәр күп булу – ниндидер ялтыравык кына түгел, ә гадәти күренеш, дип әйтер идем.

Дингә бәйле чараларда җитәкчеләр, танылган кешеләрнең катнашуы да йогынты ясамый калмыйдыр.

– Әлбәттә, монысы да – мөһим фактор. Татарстан Рәисенең ифтарларда катнашуы, улы белән гает намазына баруы – яхшы күренеш, дип уйлыйм. Җитәкчеләр арасында да ихлас күңелдән ураза тотучылар саны арта бара. Бу – танылган кешеләрнең башкаларга күренү теләге түгел. Җәмгыятьтә шәхси трансформация бара. Ягъни дингә мөнәсәбәт шактый үзгәрә.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә: Мәскәүдәге бәйрәм намазында 180 мең кеше катнашкан. Ә бу узган елгыдан ике мәртәбә азрак икән. Моны мигрантлар саны азаю белән аңлатучылар да бар. Соңгы арада аларга карата фикер үзгәргәнен сизәсезме?

– Сез әйткән сан, чыннан да, ике мәртәбә кимегәндер дип уйламыйм. Башка сәбәпләре дә бардыр. Беренчедән, бәйрәм намазлары акрын гына кышка таба күчеп бара. Гает көнне Мәскәүдә иртән яңгыр явып алды. Ул да роль уйнамый калмагандыр.

Әлбәттә, соңгы арада мигрантлар тирәсендәге вазгыятьнең куеруы да өлеш керткәндер. Ул шактый катлаулы. Җитәкче даирәләр дә бу хакта күп сөйли. Илдә берәүләр – 8, икенчеләр хәтта 10 миллион мигрант барлыгын әйтә. Шул ук вакытта Россиядә 1 миллионнан артык эш урыны буш. Демографик вазгыять тә катлаулы. Җирле халык бу яктан артык тырышмый. Балалар саны кими, пенсионерлар арта. Ә эшләргә кеше кирәк. Шуңа күрә мигрантларның күп булуы – объектив күренеш. Әмма эш аларның саны артуда гына түгел. Аларга бәйле законнарның үтәлмәве турында күп сөйлиләр. Ничектер тиз арада Россия паспортына ия булалар, телне белмәсәләр дә, эшкә урнашалар һәм башкасы. Татарстанда ул, бәлки, бик күренмидер, әмма Мәскәү өлкәсендәге кечкенә шәһәрләрдә алар халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Проблема бар. Шуңа күрә мигрантларга карата кискенрәк кагыйдәләр кертү, законнарны катгыйландыру турында сүз бара. Мин моны эшләргә кирәктер дип уйлыйм.

Законнарның кирәклеге, ә булганнарының тиешенчә эшләмәве белән мин дә килешәм. Анысы – дәүләт эше. Ә җәмгыятьтә, кешеләр арасында киеренкелек артмасын өчен ни эшләргә?

– Дөресен әйткәндә, киеренкелекне алар үзләре дә китереп чыгарырга мөмкин. Күпләп бергә яшәгән урыннарда үзләрен шактый хуҗаларча тотарга яраталар. Күпмилләтле Россиядә толерант халык яши, әлбәттә. Хәтта «Крокус»тагы теракт кебек җитди вакыйгалардан соң да мигрантларга карата мөнәсәбәт кискен рәвештә үзгәрер дип уйламыйм. Әмма элегрәк шул ук Мәскәү өлкәсендә халыкның, мигрантлардан канәгатьсезлек белдереп, урамга чыгу очраклары булды. Килгән кешеләр әхлакый кагыйдәләрдән тайпылса, үзен тәртипсез тотса, киеренкелек килеп чыгу куркыныч бар, әлбәттә. Кем белә, бу вакыйгалардан соң, бәлки алар да үзгәрер? Икенче яктан карасак, безгә дә аек акылны югалтырга ярамый. Алар бит бирегә җирле халык алынмаган эшне башкарырга дип килгән.

Россия Оборона министрлыгы «Крокус»тагы теракттан соң контракт төзергә теләүчеләрнең сизелерлек артканын хәбәр итә. Контракт төзү сәбәбен сорагач, терактта гомере өзелгән кешеләр өчен үч алуны телгә алганнар. Димәк, илгә куркыныч янаганда, аны саклау теләге арта, дигән фикер дөрес булып чыга?

– Көнбатыш Россиядә сәяси, икътисадый, хәтта әхлакый яктан киеренкелек тудырырга өметләнде. Ләкин махсус хәрби операция барган чорда җәмгыятьтә, киресенчә, берләшү күзгә ташлана. Россиядә патриотик рух ачык сизелә. Сез әйткән мәгълүматта дөреслек бардыр, дип уйлыйм.


Фикер өстәү