Россиядә яшь гаиләләрнең 17-25 проценты баласызлыктан интегә

Хәзерге вакытта илдә яшь парларның 17-25 проценты бала алып кайта алмый. Үзеннән соң нәсел калдырырга сәләтсез ир-атлар саны хатын-кызларга караганда күбрәк. Бу хакта «Татар- информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова сөйләде.

Фирая Сабирова әйтүенчә, бүген нәселсезлек күрсәткече бик югары. «Бу мәсьәләне хәл итүдә хөкүмәтнең дә катнашуы мөһим. Тагын бер күренеш борчуга сала. Россиядәге абортларның яртысы хатын-кызның теләгеннән башка ясала», – диде Фирая Сабирова.

Баш репродуктолог сүзләренә караганда йөклелеккә алдан әзерләнергә кирәк. «Чынлыкта исә моның нәкъ киресе күзәтелә. Әни булырга телисең икән, йөклелеккә, ким дигәндә, өч ай алдан әзерләнергә кирәк. Юкса, бүген хатын-кызларның күбесе сәламәтлеген йөккә узгач кына кайгырта башлый», – ди Фирая Сабирова.


Фикер өстәү