Татарстанда аборт ясатырга җыенган хатын-кызларның 60 проценты бу уеннан кире кайткан

Ел башыннан бирле республикада аборт ясатырга җыенган хатын-кызларның 60 проценты бу уеннан кире кайткан. Белгечләр гыйнварда Казанда ачылган кризис үзәгенең иң беренче казанышы дип шуны атый. Бу хакта журналистларга Казан дәүләт медицина университеты клиникасының баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина сөйләде.

Светлана Гобәйдуллина сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда бала төшертү очраклары 1,5 меңгә кимегән. «Быелның өч аенда инде бала төшертергә карар кылган хатын-кызларның 60 проценты табиб белән аралашканнан соң бу уеннан кире кайтты. Хәзерге вакытта Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә дә районнара репродуктив сәламәтлек үзәкләре эшли. Абортлар саны кимүдә аларның да өлеше зур», – диде Светлана Гобәйдуллина.


Фикер өстәү