Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы: “Коронавирус кичергән хатын-кыз йөккә узуны кичектерергә тиеш”

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Инстаграмда оештырылган туры эфирда йөккә узуны планлаштыручы яки йөккә уза алмаудан дәваланучы хатын-кызларга киңәшләр бирде.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева акушер-гинекологтан, ковидтан соң йөккә узарга, бала имезгәндә прививка ясатырга ярыймы-юкмы, прививка ясату хатын-кызның балага узу сәләтенә йогынты ясыймы-юкмы, дип кызыксынды.
– Коронавирус белән чирләмәгән хатын-кыз ЭКОга әзерләнә, балага уза алмаудан дәвалана икән, вакцина ясатып, йөклелеккә әзерләнүне (моның өчен 3-6 ай вакыт узарга тиеш) күздә тотарга кирәк. Ә инде коронавирус кичергән хатын-кыз ЭКОга әзерләнгән очракта, йөклелекне 3-6 айга кичектерергә, шуннан соң тагын әле йөклелеккә әзерләнүне күздә тотарга кирәк, – дигән Шиһабетдинова.


Фикер өстәү