16 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Флаг эстафетасы

ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары кысаларында, 16 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә «ТАССРга-100 ел» флагы күтәрелә. Аны шулай ук ТР Министрлар Кабинеты бинасы янында урнаштыралар. Шулай итеп флаг эстафетасы башланып китә. Республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында оештырылган флаг эстафетасы – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының уртак проекты. Россия этабы барышында Татарстан флагы Россиянең 8 федераль округында булды, флагка төбәк татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән 68 субъектның флаглары беркетелде. Республика этабында эстафета 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы аша уза, ә эстафета тәмамлангач, символикалары белән бизәлгән флаг Татарстан Милли музеена тапшырыла.

 Беренче патша

1547 елда 16 яшьлек Иван IV Грозный Россия дәүләте тарихында беренче патша була. Тантаналы чара Кремльнең Успенский соборында уза. Император титулы белән беррәттән торган яңа титул илгә Көнбатыш Европа белән мөнәсәбәтләрендә үз позициясен яхшыртырга ярдәм итә. Иван Грозный 1584 елда вафат булганчы идарә итә.

«Луноход-2» айда

1973 елда совет «Луноход-2» үзйөрешле аппараты ай өслеген тикшерүгә керешә. Ул «С» классындагы үзйөрешле аппаратның гомуми араны үтү буенча дөнья рекордын куя. «Луноход-2» туфрак үзлеген тикшерү белән генә чикләнми, ә аның өслеген фотога төшерә. Бишенче ай көнендә аппарат кратерга эләгә һәм аннан чыгарга тырышканда кояш батареясын һәм радиатор-суыткычны тузан белән пычрата. «Луноход-2»не коткара алмыйлар. 3 июльдә эшләрнең тәмамлануы турында игълан ителә.

Бөтендөнья шугалак ясаучылар көне

Бу көнне зур боз ареналарында эшләүче профессионаллар да, ишегалларында шугалаклар ясаган һәвәскәрләр дә бәйрәм итә.

Дата очраклы гына сайланмаган. 1901 елның 16 гыйнварында Америка инженеры Фрэнк Замбони туа. Ул шугалакларда бозны ясау өчен боз комбайны – ресурфейсер – уйлап таба. Моңа кадәр барысы да кулдан эшләнә.

 Бөтендөнья Битлз көне

Бәйрәм 2001 елдан бирле ЮНЕСКО карары буенча билгеләп үтелә.

1957 елның 16 гыйнварында Ливерпульдагы «The Cavern» клубында әле беркемгә дә билгеле булмаган музыкантлар Джон Леннон, Пол Маккартни һәм Джордж Харрисон үз юлларын башлап җибәрә.

«The Beatles» Британия рок-төркеме 1960 елда нигезләнә. Аның составында Джон Леннон, Пол Маккартни, Джордж Харрисон һәм Ринго Старр уйный.

Легендар группа 1970 елда таркала. Бу вакыт эчендә алар 13 альбом чыгара, һәр җырлары чын хит була.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү