Сергей Шойгуның кызы Татарстанда триатлон үзәге төзергә җыена

Россия Оборона министры Сергей Шойгуның кызы, Россия Триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу Татарстанда Триатлон үзәге төзү планы булуын әйткән.

Аның сүзләренчә, белгечләр быел булачак спорт объектын проектлауга керешәчәк.

«Төп максат –  сезон буе әзерләнү өчен зур триатлон үзәге проектын гамәлгә ашыра башлау. Берничә вариант белән беррәттән төп локацияләр — Краснодар крае һәм Татарстан», — дигән Ксения ТАССка биргән интервьюсында.

Әлегә булачак триатлон үзәгенең кайда урнашачагы билгеле түгел.

Июньдә Ксения Шойгу Татарстанга триатлетлар әзерләү өчен федераль база төзүгә локацияне тикшерү өчен килгән иде. Ул Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов белән проектны гамәлгә ашыру вариантлары турында фикер алышкан.


Фикер өстәү