Рөстәм Миңнеханов Ксения Шойгу белән Татарстанда триатлонны популярлаштыру турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу белән очрашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда физкультура һәм спортны популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, республикада триатлон буенча төрле ярышлар оештыру, шулай ук Әлмәттә Федераль триатлон үзәген төзү проекты турында фикер алыштылар.

Триатлон — йөзү, велоспорт һәм йөгерүне берләштергән мультиспорт ярышы. Олимпия программасына керә. Бүген Татарстанда әлеге спорт төре белән 2 меңнән артык кеше шөгыльләнә.


Фикер өстәү