Хушыгыз, малкайлар! Яңа Чишмә районында бер-бер артлы фермалар ябыла

Редакциягә Яңа Чишмә районының Акъяр авылы халкыннан борчулы мөрәҗәгать килеп иреште. «Авылыбызда ферманы ябалар, кырыклап кеше эшсез кала. Инде сыерларны алып китеп бетерделәр, чиратта – яшь таналар һәм бозаулар. Зинһар, килеп, райондагы хәлләрне үзегез дә күреп китегез әле», – дип шалтыраттылар безгә. Озакка сузмыйча юлга кузгалдык.

Буранында сукмагын табасың

Акъяр авылында «ферма ябыла, сыерларны алып китәләр икән» дигән сүзләр ел башыннан бирле йөргән. Тик халыкка барысын да тәфсилләп аңлатучы булмагач, алар ахырга кадәр яхшыга өметләнгән. Өметләр 20 сентябрьдә эштән китү буенча гариза язарга дип кулларына документ тапшыргач өзелгән. Шулай итеп, узган атнада сыерларны алып китеп бетергәч, сыер савучыларга эш бөтенләй беткән. Әлегә фермада бүген-иртәгә бозаулаячак сыерлар һәм бозаулар гына калган. Алары да озакка калмас, диләр.

– Бик кызганыч, сеңлем. Гомер буе шушында эшләп, бер кирәксезгә чыгарып калдыргач, ничек күңел төшмәсен инде? Лаеклы ялга да чыгып калып булмады ичмасам. Пенсия яшьләре килеп җиткәннәргә дә читен, – диде 33 ел шушында эшләгән Татарстанның атказанган терлекчесе Гөлчәчәк Шәйхетдинова.

Аның сүзләренчә, якынча 40лап кеше эшсез калган.

– Эшкә кая урнашасын уйлаганым юк әле. Түбән Камада эш  тәкъдим итәләр дә ул, ләкин анда ике көн куна калып йөри торган кеше түгел мин. Авыл белән шәһәр арасы ерак, хуҗалыгым да зур, терлекләрем дә бар. Аларны кемгә калдырасың? Башка хатыннар да шундый фикердә. Үз авылыңда эшләүгә ни җитә?! Монда ичмасам буранында – сукмагын, яңгырында ышыгын табасың. Чит авылда ятим бала булып йөрисеме? Белмим, алга таба ни эшләп бетәсе булыр? – дип уфтанды Гөлчәчәк Шәйхетдинова.

Халык үзе чакырып китерсә дә, башкалар, кызганыч, без баргач, очрашырга да, үз фикерләрен әйтергә дә курыктылар. Югалтыр әйберләре дә юк төсле югыйсә: фикерләрен сорамаганнар, малларын төяп алып киткәннәр, эшсез калдырганнар, бүген-иртәгә фермаларының ишегенә йозак эленергә тора. Хәер, «Сез мондагы хәлләрне аңлап бетермисез шул, халык аласы акчаларын да «кисәрләр», төрлечә аяк чалырлар дип курка», – дигән сүзләр дә ишеттек. Ферма янына узмакчы булгач, сакта торучы абзый юлыбызга аркылы ук төште. «Безне дә аңлагыз инде, эшсез каласыбыз килми бит», – дип башын гына иде ул. Шулай да без килгәндә башка эшләр белән мәшгуль булып йөргән механизаторлар белән бераз аралашу җае чыкты. Алар әйтүенчә, фермадан 2 мең тирәсе сыерны алып киткәннәр.

– Сыер савучыларга Түбән Камада эш тәкъдим итәләр, тик үзләре дә аннан безгә килеп йөри бит. Фермада Каргалы, Роман авыллары эшчеләре дә эшли иде. Хәзер беркемнең кирәге калмады. Гади эшченең кадере бетте. Элек безгә хөрмәт зур иде, – диде алар.

Күп тә узмады, машинасында тузаннар туздырып килеп җитеп, үзен сак хезмәте дип таныштырган абзый, бик эшлекле кыяфәт ясап, безне территориядән куып ук чыгарды. Эшчеләр белән иркенләп сөйләшергә, фермага узарга ирек бирмәгәч, «Агро-Основа» агрофирмасы директоры Эдуард Антонов белән сөйләшер өчен, Акъярдан берничә чакрым ераклыктагы Шахмай авылына юл тоттык. Барганда ук артыбызга «койрык» тагылганына игътибар иткән идек  инде, авылга кереп, конторага тукталгач та, сак хезмәте хезмәткәре: «Мин монда сезне барыбер беркем белән дә сөйләштермим», – дип, авыз ачарга да ирек бирмәде. Шулай да без үз каналларыбыз аша Эдуард әфәнденең телефон номерын табып, шунда ук үзенә шалтыраттык. Ул башта: «Телефоннан аңлатма бирмим», – диде. Без дә күзгә-күз карап аралашырга теләвебезне һәм контораның ишек төбендә торуыбызны әйттек. Шулай дигәч, ул Түбән Камага китүен һәм төшке аштан соң гына кайтачагын әйтте. Без көтәргә дә риза идек. Тик берничә тапкыр шалтыратуыбызга карамастан, ул очрашырга да, җавап бирергә дә теләмәде.

Тубылгы Тау

Кызганыч, эшсез калучыларның бер Акъярда гына булмавы ачыкланды. Ел ахырына кадәр Тубылгы Тау һәм Сосновка авылларында да фермалар ябылачак икән. Без Акъярдан берничә чакрым ераклыкта гына булган Тубылгы Тау авылы халкы белән дә күрешеп чыктык.

Әлеге авылда 700ләп кеше яши. Эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең күпчелеге фермада эшләгән. Фермадагы малларны быел җәен ташып, биналарын җимерә башлаганнар. Зур, төзек, чагыштырмача яңа, ныклы фермалардан калган кирпеч өемнәрен үзебез дә күрдек. Райондагы фермерлардан килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, агрофирма фермаларны арендага да бирергә теләми, техникаларын да башка район фермерларына гына сата икән.

– Авылда бөтен әйберне бетереп баралар. Элеккеге колхоз рәисе төзеткән фермаларга кадәр җимереп киттеләр. Бернинди дә чара күрүче юк. Кешеләр эшсез калды. Хәзер гаиләләрен калдырып, Түбән Камага эшкә йөриләр. Әлегә эш тапмыйча, өйдә генә торучылар да бар. Моңа кадәр эш буенча бернинди дә проблема юк иде, – диде авыл халкы.

Ферма һәм авыл язмышы эшсез калган яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә тынгылык бирми.

– Мин 38 ел бер җиргә китмичә, шушында эшләдем, – диде Гарәфетдин Кадыйров. – 1200 баш сыерны 80 кеше карый иде. Гөрләп эшләде алар заманында, бар җирдә тәртип иде. Шул фермаларны хәрабәгә әйләндерделәр бит. Халыкка эш юк хәзер. Бу – вәхшилек, дип әйтүдән башка сүз юк.

Без дә шат түгел

Безне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә колач җәеп каршы алмадылар. «Яшермим, мин сезне күрүемә шат түгел», – диде җитәкчесе Леонид Богомолов үзебез белән таныштыргач. Шулай да бүлмәсеннән куып чыгармады. Анысы өчен рәхмәт.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, «Агро-Основа» җәмгыяте Яңа Чишмә районында 2017 елда теркәлгән. Хуҗасы 2021 елда алышынган. Ул вакытта хуҗалыкның җиде бүлекчәсендә 8 мең баш терлек исәпләнгән, шуларның 3 меңе сыерлар булган. Әлеге вакытта оешмада нибары 1 мең баш терлек (яшь таналар һәм бозаулар) калган. Соңгы ике елда районда Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы авылларында фермалар ябылган. Бүген-иртәгә Тубылгы Тау, Акъяр һәм Сосновка авыллары фермаларына да кадак кагылачак. Шунысын әйтеп узыйк: районда терлекчелек белән шөгыльләнүче башка агрофирма юк.

– Кызганыч, моңа мин дә, район башлыгы Вячеслав Козлов та шат түгел. Ләкин бу – югарыдагылар белән килешенгән эш. Ел ахырына кадәр яшь таналар һәм бозаулардан кала, өч авылда фермалар ябылачак. Моның бары тик күчеш чоры булуына гына ышанасы килә. Беркем дә кешеләрне урамга куып чыгармый. Аларга эш урыннары да тәкъдим ителде, социаль түләүләр дә, компенсацияләр дә биреләчәк, – диде Леонид Богомолов.

Идарә башлыгы сүзләренчә, агрофирма сыерларны аз сөт бирүләре, авыру булулары өчен бетерергә карар кылган. Ләкин төп сәбәп – сөт хакларының түбән тәгәрәве, ягъни табыш булмау.

Җитәкчеләр акча санаганда, безне, әлбәттә, авылларның ачы язмышы борчуга сала. Чөнки фермасы,  димәк, эше булмаган салаларның киләчәген барыбыз да чамалый.

– Булган эшкә дә кеше таба алмыйбыз бит, – диде моңа җавап итеп Леонид Богомолов. – Фермаларга эшчеләрне читтән китерттек. Авыл халкы эшләргә теләми.

Кызганыч, андый проблеманы да инкарь итеп булмый. Киләчәктә агрофирма Тубылгы Тау авылында 1600 баш сыерга исәпләнгән югары технологияле, заманча комплекс төзергә планлаштыруын әйттеләр. Төгәл вакытын сорагач, 2024 елның башы, диде идарә башлыгы. Аның өчен инде мәйдан әзерләнгән, чистартыла башланган, әзерлек эшләре бара. Тик, авыл халкы сүзләренчә, башта шундый вәгъдәләр яңгыраса да, соңгы берничә атнада бу юнәлештә эшләр туктатылганга охшап тора.

Күпчелек малларның авыру булуын Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кире какты.

– Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Әлеге фермалардагы сыерларның 12 проценты лейкоз белән авырый. Ләкин төп сәбәп ул түгел. Агрофирма аз продуктлы терлекләрне сәламәт малларга алыштырып, киләчәктә заманча комплекс төзергә планлаштыра, – диде ул.

Әлеге хәлләргә аңлатма бирүен сорап, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да чыктык. Алар тәкъдим иткән рәсми җаваптан аңлашылганча, «Агро- Основа» терлекчелек фермаларын ике төп сәбәп өчен япкан: аның беренчесе – малларның күпчелек өлеше лейкоз белән авырган, икенчесе – совет заманында төзелгән фермалар югары продуктлы терлекләр асрарга мөмкинлек бирми.

– Киләчәктә ферма 1600 башка исәпләнгән ферма төзеячәк. Ә эшчеләргә үсемлекчелек тармагына күчәргә тәкъдим ителгән, – диелгән иде министрлык җавабында.

Соңгы сүз урынына. Тубылгы Тау авылына баргач, сыерларны төяп алып киткән чакларына туры килдек. Берничә терлекне арбасына төягән тракторны авыл башына кадәр озата бардык. Малкайлар да, мескенкәйләрем, башларын бора-бора, мөгри-мөгри, авыл белән саубуллашкандай итте. Без дә авыз эченнән: «Хушыгыз һәм кичерегез, малкайлар!» – дип пышылдадык.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү