Әнвәр Нургалиев юл һәлакәтендә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың балаларына бәйле яңалык җиткерде

Җырчы Әнвәр Нургалиевның хәлләрен сораштык. Ул сентябрь аеннан гастрольләргә чыгып киткән. Бу көннәрдә Себер якларында йөри.

– Казанда киләсе елның гыйнварында юбилей концертларым булачак. Тамашачыны шунда көтәм, – ди җырчы. – Гаиләмә килгәндә бар да тәртитә. Балалар үсеп җитте. Хәзер Диананың сабыйларын кайгыртам. Балалар апам белән. Малайлар бакчага китте, Аиша 2 нче сыйныфта укый. Бик олыларча уйлыйлар, акыллы сабыйлар. Әниләре җитми инде. Әмма шулай да балаларга ятимлекне сиздермичә, ничек тә ярату бирәсе иде.

Җырчы киләсе елга апасының гаиләсе Уфага күчерергә дип тора.

– Янымдарак булсыннар, дим. Балаларга да Уфада мөмкинлекләр күп. Шундый уйлар белән яшим. Ул сабыйларны бәхетле итәсе иде. Мин аларны ташламаячакмын. Апам белән бергә ничек тә аякка бастырасы иде үзләрен, – ди Әнвәр Нургалиев.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү