Беренче май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алдылар

Быел татар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 115, ә шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең Плетцензее төрмәсендә хөкем ителүенә 77 ел тулды. Бүген Беренче май мәйданында, шагыйрьнең һәйкәле янында аларны искә алу мәрасиме булды.

Чарада герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил дә катнашты.

— Мин ел саен 25 августта Казанга, әтием һәйкәле янына кайтам. Кызганыч, әтиемнең каберен үз күзләрем белән күрә алмадым. Унбер каһарманыбызның Берлиндагы каберләре кайда икәнлеге билгесез. Әмма 25 августта җәлилчеләргә багышланган монумент янында булу – безнең зур бурыч, – дип сөйләде ул.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әлеге датаның татарлар өчен фаҗигале дә, истәлекле дә булуын әйтте.
– Минем Берлиндагы Плетцензее музеенда дә булганым бар. Анда меңләгән кешенең портретлары эленеп тора. Күбесенең исемнәре ачыкланмаган. Татарлар белән горурланып кайттым. Алардан карап үрнәк алу безнең халыкны көчле итеп яшәтә, – диде ул.

Искә алу мәрасимендә «Калеб» яңа буын җыены «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим итте. Соңыннан Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


Фикер өстәү