Муса Җәлилнең 115 еллыгына кызы Чулпан да кайтты

Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Казанның Беренче Май мәйданында аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чараның кунаклары арасында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да бар иде.

«Бүген әтиемнең тууына 115 ел тула. Ул нибары 38 ел гына яшәгән, әмма без инде аның үлемсез унъеллыгын билгеләп үтәбез. Мин бу көнне бик борчылам, әмма шул ук вакытта яратам», — диде шагыйрьнең кызы.


Фикер өстәү