Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фронт газетасында хәбәрче булып эшләгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.


Исегезгә төшерәбез: 15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне. Ул моннан 115 ел элегрәк Оренбург өлкәсендә дөньяга килгән (1906 — 1944). Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда гестапо тарафыннан кулга алынып, 1944 елның августында җәзалап үтерелгән. 1956 елда, үлгәннән соң, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, мәдәният министры Ирада Әюпова, башка рәсми кешеләр катнашты.


Фикер өстәү