Хуш, авылым – хуш, хыялмы?

Спектакль-әрнү, спектакль-елмаю, спектакль-сагыну… «Хуш, авылым. Хыял»га әнә шундый сыйфатларны  биреп булыр иде. Һәм аларны гына да түгел. Режиссер Айдар Җаббаров янә күңел кылларын я соңгы чиккәчә тарттыра, я үткәннәрнең иң матур мизгелләрен искә төшереп, җырларга, хәтта ки биергә мәҗбүр итә.

Авыл киче. Бу – көтү кайту һәм клуб, һинд киносы һәм дискотека да. Ничә буын яшьлеге әнә шулай үтте. Яшьләр чыгып киткәнче авыл шулай яшәде. «Хуш, авылым…» шул вакытны сагындырып, һинд киносыннан өзек һәм киномеханик монологыннан башланды да инде. Абзыйның (Фәннур Мөхәммәтҗанов) үзен «авылның Алласы идем» дип әйтүендә һич кенә дә арттыру юк. Киноның өзлеклеге дә, анда эләгү-эләкмәвең дә, бартер мөмкинлеге дә шушы абзый кәефенә бәйле. Һәр авылда шулай ул. Киномеханикның татар эстрадасына бәясе дә – инде газеталар ертылып беткәнче язылган, басылган, укылган сүзләр.

Туй. Юклык заманының иң матур бәйрәмедер ул. ЗАГС теркәүчесе Гүзәл Гюльвердиева, кәләш Ләйсән Фәйзуллина, кияү Алмаз Борһанов, соңрак бала булып чыккан Алинә Мөдәрисова татар самимилеге, ихласлыгы, шул заман зәхмәтләрен эчүчелек, алласызлык, шул ук вакытта ырымнарга ышануны бик үтемле итеп тапшырды. Режиссер исә бик күп хисләргә яңа төсмерләр өстәгән. Әйтик, самимилек сокландырмый, ачуны китерә. Хыял буш булырга мөмкин, чынга ашуы да бар. Нинди генә булса да, хыял ике яклы пычак кебек авырттыра да ала…

Сүз уңаеннан, Татарстанның атказанган артистлары – Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина; Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов бу юлы да берничә роль башкарды. Ләйсән, мәсәлән, кәләш, бананны ничек ашарга икәнен белмәсә дә, күп итеп алган авыл хатыны, клуб мөдире булды. Аның үткәннәргә үз бәясе бар:

– Без барыбыз да – совет чорында күпмедер яшәгән кешеләр. Мин үзем бала идем, әмма авыл клубында үткән туйлар хәтердә. Ул ничектер күңелле истәлек булып хәтергә кереп калган. Кешеләр бер-береннән яхшырак булсын дип ярышмаган, гап-гади итеп күңел ача белгәннәр. Авылга кайткан җылы як җимешләре белән кызык хәлләр дә, миңа калса, бөтен гаиләдә бар. Минем героем бананны кәстрүлдә пешереп карый, ашап булмагач, тавыкларга чыгарып сала. Кивины беренче күргәч тә аптырап калган идек, шулай бит? Кабыгы белән дә ашап караган бар, арчып та. Мин хәтта, нишләп миңа черегән лимон  бирәләр, дип уйлаган идем. Ашап карагач, иң тәмле, яраткан җимешкә әйләнде. Клуб мөдире – иң таныла торган образ. Тормышы нинди генә булмасын, канәгать, авылны, һәр бирмеш көнне ярата. Хәзер бөтен нәрсә булып, авылда кешесе булмау гына борчый аны. Шулай инде, клубларны төзеп куйдылар, йөрергә кешесе генә юк. Кирәге булганда, бернәрсә төзелмәгән. Вакытында эшләнмәгән эшләр аянычлы. Спектакльнең икенче өлеше җиңелрәк, сагыну катыш бара. Бу юлы татар халкының хыялый булуы, төшенкелеккә бирелмәве ассызыкланды, миңа калса. Безнең халык мескенләнми, ничек кенә булса да, хыялланып яши.

Картлык. Каргалар каркылдавы астында кырда инвесторның картлар көненә сыек май, шикәр, чәй тутырылган посылка  ташлавы – иң үзәккә үткән күренеш булгандыр. Мин, мәсәлән, үз авылыбызны, картлар көненә дип карчыкларга чучка итеннән ясалган колбасаларны таратуларын искә төшереп, тешне кыстым.

И, бичара авыл карчыклары, ничек кенә булса да, инвесторын да, ташлап киткән баласын да догадан калдырмый инде ул. Инвестор аның җирен файдаланса да, җир кадерен белми, таласа да…

Бу фикерне  Фирүзә Җамалетдинованың «Карак һәм ашказаны» дигән әсәренә таянып эшләнгән монологта Алмаз Борһанов герое ачык әйтә. Җир – җирнең кадерен белмәгән кешеләр кулында, ди ул. Аны  хезмәт хакын түләмичә интектергән инвестор кырыннан дүрт кишер урлаган өчен полиция кулга ала. Куркуыннан егет автозакта теге дүрт кишерне ашап бетерә. Нәтиҗәдә дәүләткә тел-теш тидергән, полицияне хөрмәт итмәгән, автозакны авылдан шәһәргә бушка утырып килү өчен файдаланган дигән сылтау белән штрафка тартыла. Таныш күренешләрме?  Иң кызыгы: радиодан фон булып район башлыгының ришвәттә тотылганы турындагы яңалыкны укыйлар. Ул да штрафка тартыла, әмма кулга алынмый.

Галим Әлфәт Закирҗанов та үз авылы турында уйлап, борчылып караган спектакльне:

– «Хуш, авылым…» авылда туып-үсеп шәһәргә киткән, гомере буе авылны сагынып яшәгән, бигрәк тә урта буын өчен кадерле. Һәрхәлдә, минем үземнең хис-кичерешләремне уятып, сагындырды. Урыны белән тешләр кысылды, җан борчуларына салды, сәхнәдәге карт-карчыкларда үзебезнең әти-әниләрне күреп, күзләр яшьләнде. Режиссер авыл кешеләренең психологиясен ачты, ялгызлыкта калган кешеләрнең җан әрнүен күрсәтте. Кайчандыр зур хыяллар белән яшәгәннәр, ил белән бергә гомер итәбез, дигәннәр… Нәтиҗәдә балалар чыгып киткән, үзләре ялгыз калган. Спектакль 80 нче еллар белән башланып китте һәм шуннан соңгы татар авылы яшәеше аша илдә барган хәлләр белән таныштырды. Сәясәт, икътисадка караш-мөнәсәбәт сизелде. Автор авылларның бетүендә ил сәясәтендәге ялгышлар сәбәпче икәнен күрсәтә. Мәктәпләр бетү, эш эзләп читкә чыгып китү авылга игътибар булмавыннан бит, моны барыбыз да белә. Колхозларны тарату – акыл белән эшләнгән эш түгеллеге авыл кешеләре язмышы аркылы гаҗәеп төгәллек белән бирелде. Мисалга, Яке авылындагы фермалар, тегермән  җимерек хәлдә. Һәм бөтен авыл буенча шулай. Авыл картының суверенитет турындагы сүзләрен искә төшерик. Халык аны авылны, димәк, татарны саклап калу дип кабул иткән булган бит. Авылның сүнүе суверенитет алып килгән хокукларның бетә баруы белән тәңгәл барды. Юкка гынамы ахырдан герой, суверенитетмы, хыял бит ул, дип әйтми инде.

Хыял. Автор тамашачыны ике сәгать буе киеренкелектә тотмый, билгеле. Монологлар арасында караоке да җырлата, биетә дә әле ул.  Моңа кадәр тәнәфеснең дискотекага әйләнгәне юк иде әле. Дискотекасы нинди бит – нәкъ үткәннәрдәгечә, ихлас, онытылып бии торганы.  Суверенитет дигәннән, чыннан да гомер бакый татарның хыялы булды инде ул. Аны буш итәргә дә, чынга ашырырга да була. Ахыр чиктә, барысы да үзебездән тора. Юк, авыл белән хушлашырга ашыкмыйк әле без.

Гөлинә Гыймадова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү