Гашыйклар көнендә өйләнгән ир яңа гына танышкан кызны үтергән

Казанның бер тулай торагында ир яңа гына танышкан хатын-кызны үтергән.

Фаҗига гашыйклар көнендә булган. Ир кеше яңа гына танышкан кызның күкрәгенә пычак кадаган.

26 яшьлек ир тулай торакта хатыны һәм улы белән яшәгән. Күршеләр сүзе буенча, ир белән хатын еш кына низагка керә торган булганнар. Фаҗига көнне ирнең хатыны белән баласы өйдә булмаган. Яңа танышын ир өенә алып кайткан. Ул кызны башта бууын һәм аннары пычак кадап үтерүен таныган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү