Сатучысы булса, эчүчесе табылыр: Татарстанның иң аек һәм иң «эчкече» районнары билгеле

Узган ел Татарстанда исерткеч эчемлекләр эчеп агуланучылар саны кимегән. Аның каравы, зыян күрүчеләр арасында балалар һәм үсмерләр булуы гаҗәпкә калдыра. Республикада аларның саны 51гә җиткән. Республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенең коллегия утырышында әнә шундый саннар яңгырады.

Бүген республиканың 1160 авылында, шул исәптән халкы 100дән күбрәк булган 191 авылда кибетләр бөтенләй юк. Ә халкы 100дән арткан 517 авылда исерткеч эчемлекләр сату өчен сәүдә нокталары гомумән ачылмаган. Шуңа күрә, республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, «күләгәдә» эш итүчеләр моннан бик яхшы файдалана.

Шул сәбәпле мондый авылларда кибет ачу бурычы куелган.
– Бу район кулланучылар җәмгыяте системасындагы модульле павильоннар да, әзер стационар сәүдә объектлары да һәм яңа төзелгән корылмалар да булырга мөмкин. Мондый кибетләрдә республикада җитештерелгән продукция иң арзан бәядән сатылачак, – диде ул.

Узган ел алты районда яңа ачылган унике кибеткә аракы сатар өчен лицензия бирелгән. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстанның башка төбәкләр белән чиктәш районнары территориясендәге сәүдә нокталарын алкоголь белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Аларда республикада җитештерелгән продуктны арзанрак бәядән саталар. Ул 23 райондагы 215 кибеттә тәкъдим ителә икән. Шулай итеп, «Татспиртпром» аракысын сату 12 процентка арткан.

Гомумән алганда, узган ел иң күп алкоголь продукциясе Питрәч һәм Лаеш районнарында сатылган. Ә менә Сарман һәм Яңа Чишмәдә исерткеч эчемлекләрне азрак кулланалар икән.

Начар аракы сатучылар да арткан. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр дә, ялган аракы сату очраклары да бермә-бер күбәйгән. Узган ел 3082 җитешсезлек ачыкланган. Законсыз әйләнештән 150 мең литр спирт, суррогат алкоголь һәм көмешкә алынган. Шулай ук быел сатар өчен рөхсәт булмаган продукцияне җибәрү дә арткан.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, узган ел исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган кешеләр саны 465кә җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимрәк. 225 кеше үлгән. Монысы 2019 ел дәрәҗәсендә калган. Кайбер районнарда исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган кешеләр саны артканлыгы да билгеле булды. Чирмешән, Биектау районнарында, мәсәлән, республика буенча уртача күрсәткечтән ике һәм аннан да күбрәк тапкыр арткан. Ә менә Минзәлә, Балтач, Алексеевск, Мамадыш районнарында, киресенчә, агуланучылар саны берничә тапкыр кимегән. Азнакай, Әлки, Апас, Бөгелмә, Ютазы районнарында да күрсәткечләр яхшы. Алты районда: Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Балык Бистәсе, Теләче, Кама Тамагында мондый күңелсез очраклар бөтенләй булмаган.

– Балалар (0–14 яшь) арасында да агулану очраклары бар. 8 районда 25 шундый очрак теркәлде. Бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр азрак. Үсмерләр (15–17 яшь) арасында да шундый 26 очрак билгеле булды. Үлүчеләр юк, – диде Марина Патяшина.
Инспекциянең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова ай саен азык-төлек товарларының 180 атамасы буенча мониторинг уздырылганлыгын әйтте. 2020 елда кулланучыларны яклау мәсьәләләре буенча 14 меңнән артык консультация үткәрелгән һәм халыктан кергән 2,5 мең мөрәҗәгать тикшерелгән. Шулай да кайбер районнар бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтә икән.

– Чаллы, Аксубай, Балтач районнарында кулланучылар базары бүлеге яки сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлекләренең күрсәткечләре түбән. Шул ук вакытта Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарында халык өчен төрле мәгълүмати-агарту чаралары оештырылып тора, – диде Розалия Арсланова.

Узган ел республика базарларында сатыла торган товарларның сыйфатын бәяләү өчен бәйсез экспертизалар үткәрелгән. 735 атамадан артык продукция арасыннан 128енең билгеләнгән таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Иң күп җитешсезлекләр атланмай, эремчек, кефир, ит һәм балык консервлары, пилмән, токмачларда табылган.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү