Татарстанда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.
Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» җиңел машинасы югары тизлектә кирпеч төягән фурага килеп бәрелгән. «Җиңел автомобильдә ике кеше иде. Икесе дә һәлакәт урынында вафат булды», — дип ачыкладылар юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр.