Куркыныч авария кичә төнлә «Химиклар» Мәдәният йорты янындагы күпердә килеп чыккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 34 яшьлек «ГАЗель» йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә туктаган ике 26 яшьлек ир-атка бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасы «Лада» һәм Volkswagen җиңел машиналарына да бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Осиново бистәсендә яшәүче 26 яшьлек кеше һәлак булган.
«Шулай ук Ульяновск өлкәсеннән килгән 26 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерделәр «, — дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.