Лаеш районында йөк машинасы юл хезмәте машинасына бәрелгән. Ике машина да янып беткән. Фура йөртүчесе һәлак булган. Трасса буенча хәрәкәт чикләнгән.
Татарстанның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, кичә 15:40 сәгатьтә «Восток» М-12 трассасының 824 км-ында Mercedes йөк автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл эшләрен алып барган КАМАЗ машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике йөк машинасы да янып беткән. Mercedes йөртүчесе урында үлгән. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.