Дары заводында шартлау вакытында 16 кеше үлгән

Рязань янындагы дары цехында шартлау вакытында хәбәрсез югалганнарның берсе дә, беренчел мәгълүматлар буенча, исән калмаган, дип хәбәр итте «Интерфакс» ка чыганак.

Шул рәвешле һәлак булучылар саны 16 кешегә кадәр артты. «Янгын урынын тикшергәндә исән калучылар табылмады», — дигән чыганак.

Элегрәк РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Рязань янындагы дары цехында җиде корбан һәм ун зыян күрүче турында хәбәр иттеләр, тагын тугыз кеше хәбәрсез югалган. Цехта барлыгы 17 кешедән торган смена булган, шуларның берсе хастаханәгә озатылган.

Фаҗигәнең төп версияләре арасында — технологик процессларны бозу. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында раслауларынча, «халыкка курку өчен сәбәп юк». Янгын сүндерелгән.

 


Фикер өстәү