Дары цехында шартлаудан кешеләр һәлак булган

17 хезмәткәргә зыян килгән.
Рязань өлкәсенең Лесное бистәсендәге “Эластик” заводында дары ясау цехында шартлау булган. Фаҗига технологик процессны бозу аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТАСС яза.
Шартлау сәбәпле 7 кешенең һәлак булуы, 17сенең зыян күрүе, 1 хезмәткәрнең хастаханәгә озатылуы, 9ының язмышының әлегәчә мәгълүм булмавы турында хәбәр ителә.
Фаҗига булган урынга өстәмә көч һәм средстволар җәлеп ителгән. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Филиппов һәлакәт урынына килгән. Өлкәнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бистәдә яшәүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.
Соңгы мәгълүматларга караганда һәлак булучылар саны 9га җиткән. Җиде хезмәткәрнең язмышы әлегә билгесез. дип хәбәр итә Baza телеграм-каналы.


Фикер өстәү