Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 12гә җиткән

Барысы да уртача дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, аларның гомеренә куркыныч янамый.
Бүген иртән Алабугада “Политех” көллиятенә пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 12гә җиткән. Барысы да уртача дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, аларның гомеренә куркыныч янамый. Зыян күрүчеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән, дип яза “KazanFirst”.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр пилотсыз очкычлар һөҗүменнән алты кешегә зыян килүе, өчесенең хастаханәгә озатылуы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү