80 ел элек сугышка чыгып киткән солдатны туган авылында жирләделәр

Бөек Ватан сугышы вакытында Калуга өлкәсендәге авылларны фашистлардан азат иткәндә һәлак булган лейтенант Әбрар Җәләлиевнең җәсәде туган ягына Кайбыч районы Борындык авылына кайтарылды. Тантаналы митингта калдыкларны табу белән шөгыльләнгән эзтабарлар да катнашты.

Татар солдаты Әбрар Җәләлиевнең җәсәде 4 сентябрьдә табылды. Аның шәхесе медальон эчендә сакланган язма ярдәмендә ачыкланды. Ул 1942 елның 13 июлендә 28 яшендә һәлак булган. 80 елга якын вакыт узгач, аны туган авылына алып кайтып җирләделәр.


Фикер өстәү