Татарстан командасы йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады

Санкт-Петербургта йөзү буенча Россия чемпионатында 4×50 м ирекле стиль белән катнаш эстафетада финал ярышлары узды.

Татарстан җыелма командасы составында Александр Обшаров, Алексей Мерзляков, Ирина Злобина һәм Олеся Корчагина катнашты. Йөзүчеләр, 1 минут 33,79 секунд нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яуладылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Дистанциядә алтынны Новосибирск өлкәсе командасы алды (1:31.02), көмеш — Санкт-Петербург җыелма командасында (1:32.48).


Фикер өстәү